Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Каен кызы

Назга сусаган карт каен кәүсәсенә язгы кояш нуры кагылып узды.

Назга сусаган карт каен кәүсәсенә язгы кояш нуры кагылып узды. Каен, кышкы йокысыннан кисәк уянып, ашыкмый-кабаланмый, гына язгы җилдә ботак-шәлләрен җилпеп алды. Чистарынды, кар-тузаннан арынды. Шәрә ботаклары ара-тирә бер-берләренә бәрелеп сәлам­ләштеләр, серләштеләр.

Каен әле яфрак ярырга ашыкмады. Булыр әле, бу­лыр. Үзәкләргә үтә торган коры салкыннар да, җил-давыллар да булыр. Ашыкмаска кирәк, ашыкмаска, һәр­нәрсәнең үз вакыты бар.

Әллә ничә язны каршылап, әллә ничә көзне уздыр­ган бу карт каеннан бер читтә аның кызы тернәкләнеп килә. Ашыга, кабалана, тизрәк үсәргә, әнисен куып житәргә ашкына. Күпне күргән карт каен, ябалдаш ботак­ларын җил уңаена селки-селки, аңа акыл бирә, сабыр булырга, иң әүвәл тамырларын ныгытырга өнди. Каен кызының беркемдә, бернәрсәдә гаме юк. Әнә, карт ка­енның бөреләре яңа уянышып кына киләләр, ә каен кызы барыннан да өлгер, аның бөреләре инде шартлап ярылган, күзләрне камаштырырлык саф, ямь-яшел нәни яфраклары дөньяга гаҗәпләнеп карыйлар.

Ай, иртә, бик иртә бит әле, каен кызы, яфрак ярырга! Салкыннар үзәгеңә төшәр, ботакларыңны корытыр. Яф­ракларың шиңәр, кыен, бик кыен булыр сиңа ул чакта, каен кызы!

Язгы кояшның җылысы ышанычсыз булуы да, иртә-кич кәүсәсенә сарышкан үтә күренмәле боз пәрдәсе дә аны куркытмый. Аның һәр тамырында ярсып-дулап нә­ни чишмәләр челтери. Күр, әнә, кай арада чәчәкле-чук-лы яшел шәлен ябынырга да өлгергән!

Каен-әнкәсе аңа карап көрсенә, башын селки, һәм: «Ашыктың, балам, ашыктың, җил-давыллар җиңел генә узып китә күрсен, кәүсәң бөгелмәсен, һай, яшь чаклар, яшь чаклар»,— дип уфтана кебек тоела иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев