Ипине ашавың хәерлерәк...
Бер акыл иясеннән сораганнар:
- Әйтә аласыңмы, кешеләрнең җирдә яшәү мәгънәсе нидән гыйбарәт?
- Әйтә алмыйм.
- Ә гомумән, яшәү мәгънәсе нидә алайса.
- Белмим, - дигән акыл иясе.
- Алайса син нинди акыл иясе инде, - дигәннәр аңа.
Ул елмайган да болай дигән:
- Тормышта яшәү мәгънәсен эзләү төп максат түгел. Иң мөһиме - аның тәмен тоеп яшәү. Әйтик, ипи турында сөйләшкәнче, аны ашавың хәерлерәк бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев