Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әгәр песигә нәрсәдер бирмисең икән, ул нишли?

Терри Пратчетт егерменче гасырның иң күренекле юмористларыннан санала. Аның әсәрләреннән 10 цитата.

Туксанынчы елларда ул Бөекбританиянең иң күп укыла торган язучысы була һәм китапларының гомум тиражы 40 миллион данәгә җитә.

Аның 15 китабы «ВВС версиясе буенча иң яхшы 200 китап» исемлегенә кергән. Әлеге цитаталар аның «Кот без дураков», «Цвет волшебства», «Кот без прикрас», «Безумная звезда», «Дамы и Господа», «Творцы заклинаний», «Интересные времена», «Маскарад», «Пятый Элефант» һ. б. әсәрләреннән алынды.

 

• Песиләргә төнлә кычкырып эзләрлек кыска һәм матур исемнәр бирергә кирәк.

• — Бу урманда ашарга ярарлык берәр нәрсә бармы икән? — Бар. Без.

• Галстук урынына бәйләгән колготкиеңны сал, сиңа килешми.

• Әгәр песигә нәрсәдер бирмисең икән, ул синең борылганны көтеп тора һәм үзе ала.

• Уңышның иң мөһим ингредиенты — без ниятләгән нәрсәнең тормышка ашмас икәнен белү.

• Хаос һәрвакыт тәртипне җиңә, чөнки анда оешканлык көчле.

• Ахмак кешеләр акыллыларның башына да килмәгән нәрсәләрне эшләргә сәләтле.

• Бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгы булмаган кешеләр тирә-юндәгеләргә үзләренең бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгеллеген күрсәтүгә мохтаҗ.

• Фән һәм прогрессны күп гасырлар буена алга этәрүче тылсымлы сорау: «Әйдә, барсын да бергә кушып болгатып карыйбыз, нәрсә килеп чыгар икән?»

 • Бу тормыш ярыйсы ук кызык. Аннан көлмичә мөмкин түгел. Көлмәсәң, акылдан язарга да мөмкин.

Чыганак: © Марат Кәбиров сайты - http://maratkabirov.com/edebiyat/terri-pratchettan-17-citata.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев