Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Фарук белән Зарук

Фарук бигрәк кызык малай инде. Йокласа, озаклап йок­лый, уйнаса, уеннан туктый алмый.

Фарук бигрәк кызык малай инде. Йокласа, озаклап йок­лый, уйнаса, уеннан туктый алмый. Уенчыклары да үзе ке­бек: кайсы кая кереп качкан. Кайчак, уенчыгын табам дип, кулын карават астына тыкса, ул мәче койрыгы булып чыга.

Артык шаяра башласа, әнисе:

—  Тынычлан инде, улым, йә берәр әйберне төшереп ва­тарсың. Әтиең ачуланыр, — дип куя.

Шуннан соң Фарук бераз тынычлангандай итә дә яңадан онытылып китеп шуклана башлый.

Бервакыт Зарук, йокыдан торуга, Фарукларга йөгереп килде. Аларда һәрвакыт кызык, бу йортта ул үзен көлке дөньясындагы кебек хис итә. Бүген нинди күңелле уеннар уйныйбыз икән дип атылып керсә, ни күрсен, Фарук бик җитди генә китап укып утыра! Гаҗәп! Фарук тикле Фарук китап укып утырсын әле! Ни булган аңа?!

Фарук исә, Зарукны күрүгә, тыныч кына:

—  Ә-ә, синмени әле бу?! — дип куйды. Зарук моңа, бик аптырап:

—  Әйе, — диде.

—  Ә мин менә кызык китап укыйм әле. Әйдә, бергә укыйбыз.

Фарук, Зарукка китап алып чыгарга дип, күрше бүлмә­гә кереп китте. Шунда Зарук Фарукның җеп урап утырган әнисеннән, пышылдап кына:

—  Сара апа, ни булган аңа? Бу Фарукмы соң? Көлми дә, елмаймый да, уйнамый да...

—  И-и, балам, тынычланды ул хәзер. Кичә чәй эчеп утырганда, нәрсәдәндер кычкырып көлеп җибәрде. Шул­вакыт өстәл өстендәге бәллүр ваза идәнгә төшеп ватылды. Менә шуннан соң безнең Фарук бөтенләй үзгәрде...

Фарук кулына рәсемле китап тотып чыкты һәм аны Зарукка бирде. Зарук, китапны алып, өстәл янына килеп утырды. Ә Фарук әнисенә җеп урарга булыша башлады.

Зарук китапны теләр-теләмәс кенә караштырды. Ул ба­рыбер күңеле белән Фарукның көлдерүенә өметләнә, һаман нидер көтә иде.

Менә җеп йомгакка уралып бетте. Шулвакыт йомгак Фарукның кулыннан төшеп китте һәм карават астына тәгә­рәде. Зарук, моны күреп, пырхылдап көлеп җибәрде. Ә Фа­рукның йөзендә бернинди дә үзгәреш сизелмәде.

Әнисе балаларга карап-караи торды да:

—  И-и, балакайлар, уен-көлкесез өй эчендә матурлык юк. Бик күңелсез була икән, — диде.

Шуны гына көткәндәй, Фарук та бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде. Өй эче җанланып китте. Бу минутта бары­сына бик күңелле иде.


Фаил Ислам рәсеме.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев