Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Егет булса, җебеп тормас. Җебеп торса, егет булмас!

Элеккеләрнең зирәклегенә, җор теленә шаккатмалы шул! Егетлек турында, егет булу сыйфатлары турында мәкальләр.

Батыр егет – ил күрке.

Ваемсыз егет – ишәккә иптәш.

Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса, егет булмас.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Егет сүзе бер булыр.

Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.

Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк;

Уңмаган егетнең теле бар, юне юк.

Алдан сөйләү – егет эше түгел.

Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.

Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.

Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.

Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.

Егет буласың килсә юмарт бул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәкаль мәкальләр балаларга егетлек турында

2
X