Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чыпчыклар

Без кошлар, җәнлекләр тормышын яхшы беләбез микән? Аларның бер-берсенә мөнәсәбәтен күзәткәнебез бармы? Юк, әлбәттә. Адәм баласы хайваннар дөньясы турында уйларга каян вакыт тапсын соң? Әгәр таба калса, ул, мөгаен, шаккатыр иде! Марс абый Яһудинның хикәяте шул хакта.

Безнең тәрәзә каршында гөлҗимеш куагы. Анда һәрвакыт чыпчыклар кунаклаган була. Хәзер кыш. Куак һәм аның җимешләре карасу, чыпчыклар да шул төстәрәк. Кошлар хәрәкәтсез генә утырса, алар күренми дә. Кемдер көн дә әлеге куак янына тары ярмасы сибеп китә. Чыпчыклар төшеп ашый.

Бүген мин тәрәзәдән карап тора идем. Менә каршыдагы йорт ягыннан бер апа күренде, кулында төргәк. Теге куак янына килде дә, төргәктән учы белән алып-алып ярма сипте. Читкәрәк китеп карап торды, ләкин бер чыпчык та ашарга төшмәде. Апа китте.

Шулай да нигә чыпчыклар төшмәде соң? Ашамлык ошамадымы әллә яңа гына ашаганнармы? Әллә инде куакта кошлар юкмы? Мин шулай уйланып торган арада куактан өч чыпчык безнең өй артына таба очып китте. Биш секунд та үтмәгәндер, алар киткән яктан чыпчыклар өере күренде, куакка килеп кундылар. Шуннан өерләре белән җиргә төшеп, тары ярмасын чукый башладылар. Игътибар иткән булсагыз, чыпчыклар болай ашый: өерләре белән төшеп бераз чукыйлар да, өерләре белән куакка менеп куналар; шуннан тагын өерләре белән төшәләр, бераздан, нәрсәдәндер курыккан кебек бердәм кубып, тагын куакка менәләр...

Боларын инде һәркем беләдер. Мине шаккатырганы шул булды: әлеге өч чыпчыкны әйтәм. Кара син аларны, үзләре генә ашамыйча, иптәшләрен чакырып килделәр бит! Менә әйт син шуннан соң “кыргый табигатьнең кыргый кануннары” дип. Безгә алардан өйрәнергә кирәк икән әле.

Марс Яһудин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев