Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Батыр егет

Фазылның көне телевизордан башлана, компьютер белән төгәлләнә.

Фазылның көне телевизордан башлана, компьютер белән төгәлләнә. Берсеннән-берсе шыксыз хәшәрәтләрне “эһ” дигәнче ботарлап атучы кыю затлар турындагы мультикларны аеруча яратып карый ул. Кайчак экранга “кереп үк китә”, андагы батыр егетне үзе итеп күрә, имештер, теге хәшәрәтләрне нәкъ менә ул шулай уңга-сулга бәргәләп йөри. Компьютер артына утырса, мондый уйлары тагын да куәтләнә төшә. Андагы уеннарда да юан беләкле, кулларында ут уйната торган сугышчыларның дошманнарны кырып-себереп баруын күргәндә йөрәге җилкенә, сулуы каба, күзләре очкынлана. Мондый чакларда әнисе аны урындыгыннан көчкә кубарып алып китә. Йокларга яткач та төшендә явыз көчләр белән сугышып йөри Фазыл. Билгеле инде, гел ул җиңә, аңа каршыларны уңга-сулга чөеп кенә ыргыта.

Бүген Фазылны әнисе мәҗбүриләп шәһәр читендәге бакчаларына алып китте. “Көне-төне өйдә бикләнеп ятасың, ичмасам, бераз саф һава суларсың, дөнья күрерсең”, – диде. Иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде малай аңа. Бакчада нинди дөнья күреп була ди инде! Ул бит телевизор да, компьютер да түгел!

Барып җитү белән әнисе аңа кечкенә көрәк тоттырды. “Менә шушыннан казый башла, беләкләреңә ит кунар бераз”, – диде. Нишләсен инде Фазыл, казымый кая барсын. Бер-ике тапкыр гына талпынган иде, туфрак астыннан бик симез бер суалчан баш калкытты. Аннары туп-туры Фазылга таба китте. Малай чүгәләп утырды да аны игътибар белән күзәтә башлады. Төбәлеп карый торгач, суалчан әкренләп зурая, юаная башлаган кебек тоелды. Башта ул көмешсыман тире белән капланган елан кыяфәтенә керде, аннары башына ялтыравыклы таҗ кигән, авызыннан утлар чәчеп торган аждаһага әверелде. Фазыл үзе дә таза гәүдәле, гайрәтле ир-егет икән ләбаса, янәшәдәге агачка сөяп куелган ялтыравыклы кылычын алды да, аждаһаны шапы-шопы чапкаларга тотынды. Аждаһа тиз генә бирешмәде, утлы теле белән аны ялап-ялап алды, аннары әкренләп чигенә, чигенгән саен кечерәя барды.

– Әй, улым, улым, ни гомер бер урыннан китә алмыйсың, бар эшең шушымы?!

Әнисенең тавышын ишеткәч, Фазыл сискәнеп куйды. Тиз генә кулындагы “кылыч”ын – чыра кисәген атып бәрде. Теге суалчан да кире оясына кереп чумды. Малайга күңелсез булып китте. Әнисе аны иң кызык җирендә бүлдерде бит! Көрәге белән бер-ике тапкыр гына селтәнде дә болдыр баскычына барып утырды. Баскыч янында гына, күзләрен ялтыратып, соры төстәге песи баласы утыра иде. Фазыл аның башыннан, колакларыннан сыйпаганда, иркәләнеп, “мыр-мыр” килеп утырды, тик сыртыннан күтәреп алмакчы булганда ул “мыр-мыр”ы ырылдауга күчте. Авызын зур ачып, Фазылны тешләмәкче дә булды хәтта. Нәкъ шул чагында малай үзенең каршында песи түгел, ә тешләрен ыржайткан коточкыч зур юлбарыс басып торуын күрде. Бер мультиктагы кебек ук-җәяләрен алды да, аңа каршы көрәшкә чыкты. Үзенең башында – аллы-гөлле каурыйлар белән бизәлгән таҗ, муенында – кыйммәтле ташлар тезелгән муенса, билендә чуар чүпрәкләр асылган билдәмә икән. Джунгли урманнары эчендә Фазыл юлбарыс белән озак куышып йөрде, аның артыннан агачтан-агачка сикерде. Куып тотып, аркасына менеп атланды, куе урман өстеннән алар шулай очып кына чыктылар да зур диңгез ярына килеп утырдылар...

Тимә песигә, нәрсә дип җәфалыйсың син аны, ә?!

Әнисе аны тагын әкият дөньясыннан бакчаларына алып төшеп “утыртты”.

 – Казыйсың килмәсә, бар, чишмәдән су алып кил, чәй куеп җибәрербез, – дип, улына кечкенә чиләк тоттырды.

Фазыл, сызгыра-сызгыра, аллея буйлап китте. Шулчак куе куак арасыннан нәни генә бер кош очып чыгып, аңа иярде. Үзе туктаусыз чыркылдый, малайга чишмә юлын күрсәтмәкче була, ахры. Тик чишмәгә барып җитә алмадылар, канатларын җилпи-җилпи оча торгач, ул кош алагаем зур бөркеткә әверелде. Аннары тагын да зурайды, бөтен күкне каплап алган кебек булды хәтта. Фазыл да аптырап калмады, бер генә сикерде дә, бөркетнең юан тәпиләреннән эләктереп алды. Аннары ипләп кенә җилкәсенә үк менеп атланды. Кызыл билбавын чишеп алып, бөркетнең муенына бәйләде дә үзе шуңа ябышты. Башындагы чигүле түбәтәен салып, аны да кош башына кидерде. Бөркет иярләгән батыр егетне күреп, аста халык җыелды, алар шаулаша, Фазылга бәйләм-бәйләм чәчәкләр ыргыта башладылар. Ул арада бөркет чапылдап суга төшеп утырды, Фазылның аякларына су тулды. Ул инде чишмә янына килеп җиткән, уйлана-уйлана су эченә үк кереп киткән икән. Тиз генә чиләгенә су чумырып алды да сукмак буйлап кире китте. Әнисе озак йөрисең дип тиргәмәгәе.

Инде үз тыкрыкларына борылган иде, бакча капкаларына да якынлашкан иде, нәкъ шул чагында каршысына бәләкәй генә көчек чәңгелдәп килеп чыкты. Үзе әллә ни якын да килми, гайрәт чәчеп тик тора. Фазыл аңа карады да катты. Менә-менә зуп-зур овчаркага әйләнер дә аны ботарлап атыр бит ул...

 – Әни-и-и!

Әнисе йөгереп чыкканда суы түгелгән чиләк чирәмдә аунап ята, малай үзе рәшәткә кырыендагы кычыткан арасына кереп чумган һәм: “Әни, коткар, әни, коткар”, – дип кабатлый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев