Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Балалар һәм яшүсмерләр турында 20 әсәр

Аларда күбрәк баланың яки яшүсмернең олылар дөньясы белән конфликты чагыла.

1.  Джером Дэвид Сэлинджер, "Над пропастью во ржи" (1951).

Төп герой - 16 яшьлек Холден Колфилд, колледждан куылганын әти-әнисенә белдерергә куркып берничә көн качып йөри. Китапта аның шушы көннәрдә юлыккан вакыйгалары сурәтләнә.

2. Марк Хэддон, «Загадочное ночное убийство собаки» (2003).

Төп каһарман - 15 яшьлек Кристофер Бун. Ул аутизм белән авырый. Беркөнне ул бакчада үтерелгән күрше этен таба һәм аны кем үтерүен эзләргә тотына.

3. Шамил Идиатуллин, "Город Брежнев" (2017).

13 яшьлек Артур Вафинның шәһәрдәге группировкалар һәм оешкан бандитлык корбаны булмаска тырышуы хакында.

4. Харпер Ли, "Убить пересмешника"(1960).

Төп геройлар - 6 яшьлек Джин Луиза һәм аның абыйсы Джим. Бу әсәрдә расизм проблемасы балалар күзлегеннән чыгып күрсәтелә. Китапның дәвамы – “Пойди, поставь сторожа” дип атала.

5. Джонатан Сафран Фоер, "Жутко громко и запредельно близко" (2005).

Романның төп герое 9 яшьлек Оскар Шеллның әтисе фаҗигале төстә һаләк була, малай әтисенең тормышы турында күбрәк белер өчен тикшеренүләр үткәрә башлый.

6. Рэй Брэдбери, "Вино из одуванчиков" (1957).

12 яшьлек Дуглас һәм 10 яшьлек Томның бер җәе һәм шул җәйдә булган вакыйгалар сурәтләнә.

7. Алмаз Гыймадиев, "Үзең булып кал" (2013).

Бер класста укучы Ләйсән белән Гүзәл, Барый белән Аликның бер-берсенә эчкерсез мөнәсәбәте, шаянлыклары, холык-фигыльләре маҗаралы һәм гыйбрәтле хәлләр нигезендә ачыла.

8. Фәнис Яруллин, "Урман кызы".

Бу хикәядә яшүсмер егетнең абыйсы мотоциклына утырып урман эчендәге аз кешеле авылга баргач бер серле кыз белән танышуы хакында язылган.

9. Марат Кәбиров, "Параллель дөнья", (2017).

Паранормаль сәләткә ия яшүсмер малай һәм аның дусты турында. Язучының "Китап" китабына кертелгән.

10. Бетти Смит, "Дерево растет в Бруклине", (1943).

Авыр хәлле гаиләдә яшәүче, китап укырга яратучы 11 яшьлек Фрэнси Нолан һәм аның энесе Нил турында.

11. Ләлә Гыймадиева, "Ике әни һәм бер математика".

Балалар тормышыннан повестьлар һәм хикәяләр.

12. Флүс Латыйфи, "Бәйсез этләрне атарга".

5 нче классны бетергән Харис, аның энесе Рәшит, этләре Тигр.

13. Радик Фәизов, “Ак каз”.

Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы еллар, төп геройлар - бертуган Таһирҗан, Флүрә, Әдһәм. Хикәяләү төпчек малай Таһирҗан исеменнән бара.

14. Гомәр Бәширов, “Туган ягым яшел бишек”, төп герой Гомәр, аның балачак шуклыкларын, авырлыкларын тасвирлау.

15. Ринат Мөхәммәдиев, “Ак кыялар турында хыял”, төп герой Азат, аның ярала башлаган беренче самими хисләре, кулга ияләштерелгән кәҗә бәтиенең фаҗигале язмышы.

16. Фоат Садриев, “Аппаккай”, балалар һәм яшүсмерләр турында әкиятләр һәм хикәяләр.

17. Нәкыйп Каштанов, “Күчтәнәч”, балалар һәм яшүсмерләр турында әкиятләр һәм хикәяләр.

18. Җәүдәт Дәрзаман, “Җиләкле көннәр”, “Бизмән йолдызлыгы”.

19. Газиз Мөхөммәтшин, “Без әле җирдә яшибез”.

20. Нияз Акмал, Үз урамым.

Чыганак:«Китап укучы татар» аккаунты



Ә сез төп герое балалар һәм яшүсмерләр булган нинди китапларны беләсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ләбибә Ихсанова әсәрләре, Роза Хафизова "Чишмә күзе"

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Фаил Шәфигуллин, "Өй салуның ние бар"

      Теги: китап исемлек китаплар