Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

БАК эшкә кереште (дәвамы)

Фантастик хикәянең дәвамы.

Башы биредә.

- ОМУЗ, син бүген бер баланы дөньядагы иң бәхетле кеше итә аласың. Сандугач тавышларын ишеттер, чишмә тавышларын тыңлат, Җиһанның барлык матур көйләрен җиткер аңа, - диде БАК аның һәр әмеренә буйсынырга әзер юлдашына.

- ОРАС, синең бурыч - бу кеше баласына Җирнең никадәр матур булуын күрсәтү.

- Төшендем, Бөек Акыл иясе.

Ике робот шарчык күз алдында юкка чыктылар. Шул ук мизгелдә малай да елаудан туктады һәм тынычланып йоклап китте. БАК ишләренең берсе малайның күзенә, икенчесе колагына үтеп, бирелгән йөкләмәне үтәүләрен белә иде. Хәзерге минутта малай иң серле, иң татлы төшләрнең берсен күрә иде.

Ул арада БАК баланың бу халәтенең сәбәпләрен тикшерү белән мәшгуль иде. Ата-анасының озакламый килеп алачагын ул белә: көчле импульслар аларга да, тиешле хокук органнарына да җибәрелгән иде инде. Ә моңа кадәр малайның төшен өнгә әверелдерәсе бар иде.Робот вакытны артка чигереп карауга кереште. 3 яшь, 2 яшь, 1 яшь, 7 ай... Бала җитлекмичә туган икән. 7 ай...6 ай...2 ай... 1 ай. Датчиклар роботка гына аңлаешлы вибрацияләр җибәрә башлады. Сәбәп табылды.

БАК күз алдына аермачык бер күренеш килеп басты. Яшь әти белән әни (алар әле бу турыда белмиләр) тауда чаңгы шуалар. Икесе дә шат, көлешәләр... Икенче көнне баланың булачак әнисе авырып ята... Югары температура. Тауларга барып чирләп ятып булмас дип, антибиотиклар эчә сөйкемле ханым. БАК антибиотикның исемен күреп алды да ризасызлык белдереп куйды. Тизрәк терелим дип, бик көчле даруны кулланган икән. Аннары... грипп эләктергәннәр икесе дә. Тагын – көчле дарулар. Табибка соңгы чиктә генә барганнар, балага узганлыкны да шунда белгән булачак әни.

БАК эшкә кереште: сфера әле яктырак, әле караңгырак төскә кереп  алгалады.

Кешеләр “җиң сызганып эшли” диярләр иде бу очракта. Сәбәп арты сәбәпне юкка чыгара торгач, датчиклар “әзер” вибрациясендә тукталып калдылар. Ул арада бүлмәгә аяк тавышлары якынлашканлыгы  ишетелде.

- Халәт “ЭЛЕКТРОН”, - дип әмер бирде БАК, шул ук мизгелдә өч робот та 10−20 см зурлыгына кадәр кечерәеп калды.

Бүлмәгә яшь кенә ир белән хатын һәм тагын берничә кеше килеп керде.

- Балам! Газизем минем, - яшь ана йоклап яткан малай янына атылды.

Тавышка күзен ачкан бала, күзләрен челт-челт йомгалап торды да, елмаеп җибәрде.

- Әни... Мин сине төстә күлдем. Әтине дә. Без әбиләлгә балган идек.

Көтелмәгән хәлдән югалып калган ана бер мизгелгә ни дип әйтергә дә белми торды да сөенеченнән елап җибәрде:

- И балакаем минем! Рәхмәт сиңа, Раббым, минем догаларымны ишеткәнсең...

Ул арада бала бәхетле әтисе белән әнисенең кочагына сеңеп бетеп, ни хакындадыр тәтелди башлады.

***

БАКның датчиклары “100 балл” дигән сигналлар җибәрү белән, шатлыктан гөр  килеп торган әлеге урынны калдырып китте робот-шарчыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев