Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Аучы тузбаш

Әһә, мин әйтәм, тузбаш ауга чыккан икән.

Җәйнең кояшлы көнендә кечкенә генә күл бу­енда ял итеп утырам. Күбәләкләр оча. Күлдә кыр­гый үрдәкләр йөзә. Бакаларның суга чуп-чуп итеп сикерүләре ишетелә. Су өстендә төнбоеклар чәчәк аткан, кайсыбер яфраклары өстендә бакалар ко­яшта кызына. Шулай ял итеп утырганда, күзем туз­баш еланга төште. Ул да су читендә, уралып уты­рып, ял итә булыр. Башын ыргак кебек әйләндереп, суга текәлгән үзе. Бөтен дикъкате суда. Ул караган җиргә баксам, чукмарбашлар мыж килә. Әһә, мин әйтәм, тузбаш ауга чыккан икән.

Менә тузбаш хәрәкәткә килде, башы белән та­вышсыз гына алгарак иелде дә, уктай атылып, судан чукмарбашны эләктереп алып, йотып та җибәрде. Ул чукмарбашны шундый да оста итеп эләктерде ки, су хәтта чайкалмады да. Башка чукмарбашлар арадан берәүләренең юкка чыгуын сизми дә кал­дылар. Ник дисәң, тузбаш башкалардан аерылып киткән, ялгыз чукмарбашны күзли. Һәм шул ялгыз чукмарбашны җәһәт кенә эләктереп тә ала. Туз­баш, суга тагын да якынрак килеп, ярты сәгать ча­масы чукмарбаш аулагандыр. Күрәсең, ул биредә беренче мәртәбә генә түгел.

Тамагы туйгач, тузбаш кояшта кызган таш өстенә шуышып менеп, уралып ятты. Еланнар шулай итеп кызган таш өстендә кызынып ятарга яраталар. Кояш җылысыннан көч алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев