Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әтиемнең эш бүлмәсе

26нчы гыйнварда танылган татар шагыйрәсе, балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның (1913 – 1986) туган көне.

Әминә Бикчәнтәева әсәрләре

Әтиемнең үзенә генә бер бүлмәсе бар. Эш бүлмәсе, ди, аны әтием. Анда кәгазьләр бик күп. Китаплар... Әтием заводта инженер булып эшли. Эш бүлмәсенә кермәгез ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песине дә кертмәдем әле мин.

Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган. Мин әкрен генә аның ишеген ачып карадым. Безнең Ләйсән исемле бик шаян бер песиебез бар. Аның җитмәгән җире юк, өстәлме, урындыкмы — аны-моны карап тормый, бөтен җиргә сикерә. Менә шул песи әтиемнең эш өстәленнән кирәкле кәгазьләрен тартып төшергән дә, рәхәтләнеп кыштырдата-кыштырдата, идәндә уйнап ята.

Песи бит ул! Әйткәнне аңламый! Мин язуларны өстәлгә алып куйдым. Ә песине куалап чыгардым. Ишекне япкан идем, куркып киттем. Ә песи тагын керсә? Мин киткәнне генә чамалап торадыр әле ул. Уенчыкларымны алып килдем дә әтиемнең эш бүлмәсе янында уйный башладым.

Уйный торгач, йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул эштән кайткан икән.
— Нишләп син монда килеп йокладың, кызым?— ди.
— Әтием, мин бүген каравылда тордым. Синең бүлмәң ачык калган иде, мин шуны сакладым, — дидем.

Әминә Бикчәнтәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев