Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әрлән

Әрлән бит ул нәрсә туры килсә, шуны кимерергә ярата, тешләрен чарлап тора.

Беркөнне Рөстәм әтисе белән телевизор карап утыра иде. Пульт Рөстәм кулында. Рөстәм — шук малай, телевизорны да тыныч кына карый алмый. Һаман саен пульт төймәсенә баскалап, каналдан каналга күчеп йөри. Әтисенә яраткан кинофильмын карарга да ирек бирми.

Әтисе икенче бүлмәгә кереп чыккан арада, кинәт телевизордагы сурәтләр юкка чыкты. Тавышы бар, сикергәләп торган сызыклар бар, ә сурәт юк. Теләсәң нишлә.

Әй ачулана инде әтисе, әй ачулана улын, нишләттең телевизорны, ди. Анда баса, монда баса, экранда, юри, мыскыллаган кебек, сызыклар гына биешә. Инде оста чакырырга микән ди әтисе. Әнисе, шулчак кухнядан чыгып:

— Ни булды тагын сезгә, тавышыгыз тавыш түгел, күршеләргә дә ишетелә, аларга да тынычлык бирмисез бит, — ди.

Әтисе, акланып:

— Менә бит йокы бүлмәсенә кереп чыккан арада, телевизор эшләми башлады. Рөстәм эше инде ул, — ди.
Шулчак әтиләре янына Рөстәмнең әрләне килеп сырпалана башлый. Ашарга соравы. Әтисенең күңеле бераз йомшарып китә, әрләннең башыннан сыйпап-сыйпап ала. Әрлән бит ул нәрсә туры килсә, шуны кимерергә ярата, тешләрен чарлап тора.

Рөстәм инде еларга җитешкән. Әмма әрләннең тумбочка артыннан кинәт килеп чыкканын күреп, шикләнеп куя. Телевизор да әрлән тумбочка артыннан чыгар алдыннан күрсәтми башлады ич.

Әрләнгә яшәр өчен матур гына почмак ясарга ниятләре бар иде дә, әтисенең вакыты булмады. Шуңа да ул кайда тели шунда йөри. Рөстәм шуны уйлап тумбочка артын барып карый. Антеннаның телевизорга килә торган кабеле шуннан үтә. Ул кабель өзелгән бит! Рөстәм әтисенә:

— Әти, карале... — ди.
Әтисе, килеп, тумбочка артына күз сала да:
— Әһә, менә эш нәрсәдә икән. Әрлән эше булып чыкты бит әле бу, — дип нәтиҗә ясый.

Әниләренең аптыраулы карашына әтисе болай ди:
— Әнисе, телевизор кабелен әрлән кимереп өзгән икән бит. — Аннан соң малаен мактап ала: - Молодец, улым. Юкка орыштым сине, миндә гаеп. Әрләнеңә өй ясыйсы булыр, улым.

Рөстәмнең әтисе, эшне озакка сузмыйча, балконнан эш коралларын алып керә. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, ул паяльник белән кабельне тоташтырып, төзәтеп тә куя. Телевизор янә эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев