Реклама
Песи малае Васька идәндә чебен аулап утыра иде. Кинәт комод өстендә яткан эшләпәгә бер чебен килеп кунды.
Васька шул секундта комодка сикерде дә, тырнаклары белән эшләпәне эләктереп, идәнгә очты. Ә эшләпә - шалт! -Васька өстенә төшеп тә капланды.
Бүлмәдә мавыгып рәсем ясап утырган Володя белән Вадик песинең эшләпә астында калуын күрмәделәр дә. Бары ниндидер тавыш кына ишеттеләр. Борылып карасалар, идәндә эшләпә ята.
- Ә-ә, эшләпә төшкән икән.
Володя эшләпәне алырга дип иелгән иде, куркуыннан кычкырып җибәрде.
- Нәрсә булды?
- Ул те-те-ре!
- Нәрсә тере?
- Эш-эш-эшләпә.
- Син нәрсә?! Эшләпә тере буламыни?
- Ы-ы-ышанмасаң килеп кара.
Вадик эшләпәгә якынрак килде. Иелүгә, эшләпә аңа таба шуыша башлады.
- Ай! - дип, Вадик диванга ук сикерде. Аның артыннан Володя да менеп утырды.
Эшләпә бүлмә уртасына кадәр шуышып килде дә туктады. Аннары куркуларыннан дер-дер калтыранган малайлар ягына - диванга таба килә башлады. - Ай! Ай! - Володя белән Вадик икесе берьюлы диваннан сикереп төштеләр дә бүлмәдән үк чыгып сыздылар.
Аш бүлмәсенә атылып кереп, ишекне шапылдатып ябып куйдылар.
- Мин ки-ки-китәм! - диде Володя.
- Кая китәсең?
- Өйгә кайтып китәм.
- Нигә?
- Эшләпәдән куркам. Йөри торган эшләпәне беренче тапкыр күрүем.
Ә бәлки, берәрсе аны бавыннан тартадыр?
- Бар соң, кара.
- Әйдә икәү карыйбыз. Мин кисәү агачы алам. Безгә таба килә башласа, кисәү агачы белән төртермен. - Алайса, мин дә кисәү агачы алыйм. - Бездә бүтән кисәү агачы юк шул.
- Булмаса, мин чаңгы таягы алам. Малайлар, кисәү агачы һәм чаңгы таягы белән коралланып, бүлмәгә башларын тыктылар. - Кая соң ул?
- Әнә тегендә, өстәл янында.
- Хәзер аңа төртеп карыйм, - дип батырайды Вадик, - килеп кенә карасын.
Әмма эшләпә кузгалмады, өстәл аягы янында ята бирде. - Әһә, курыкты! - дип шатланышты малайлар. Эшләпәне кузгатырга тырышып, Вадик кисәү агачы белән идәнгә кага башлады:
- Әй, эшләпә!
Юк, эшләпә селкенми.
Малайлар аңа, идәндәге кәрзиннән алып, бәрәңге ыргыта башладылар. Ниһаять, берсе эләкте бугай, эшләпә өскә атылды:
- Мияу!
Эшләпә астыннан башта соры койрык күренде, аннан тәпиләр, һәм песи баласы үзе килеп чыкты. Вадик аны кочаклап алды.
- Васька, йомшагым, син ничек эшләпә астына кердең?
Васька аңлатып торуны кирәк санамады бугай, бары күзләрен кыскалап утыруын белде.
Николай Носков.
Талия Шакирова тәрҗемәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз