Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алтын болын

Без авылда торабыз. Тәрәзә каршында болын бар.

Тузганак чәчәкләре мамыкландымы, энем белән миңа бер юаныч була. Без икәү һәрвакыт кая да булса барабыз: энем алдан бара, мин - арттан.

Шунда мин җитди тавыш белән:

- Серёжка! - дип эндәшәм.

Ул борылып карый, ә мин тотам да тузганакны аның битенә тузгытып җибәрәм. Аннары ул җай чыкканны сагалый. Аз гына авыз ачып баруымны сиздеме, миңа тузганак очырта. Шулай итеп, без бу ямьсез чәчәкләрне кызык өчен генә өзә идек. Ләкин бервакыт миңа гаҗәп яңалык күрергә туры килде.

Без авылда торабыз. Тәрәзә каршында болын бар. Бу болында тузганак чәчәкләре бик күп булганга, аны «алтын болын» дип йөртәләр иде.

Бервакыт иртән балыкка барырга дип торсам исем китте: болын сары түгел, яшел төскә кергән. Төш вакытында карасам, болын тагын алтын төстә иде. Мин күзәтә башладым. Кичкә таба болын тагын яшелләнде. Мин түзмәдем, болынга бардым да тузганак чәчәген табып алдым. Чәчәк үзенең таҗ яфракларын йомган. Әгәр дә учыбызның эчке ягы сары булса, һәм без кулыбызны йомарласак, нәкъ шулай булыр, сары учыбыз күренмәс иде. Иртән кояш чыккач, мин тузганакларның таҗ яфраклары ачылганын күрдем. Болын кабат алтын төскә кергән иде.

Шуннан соң тузганак безнең өчен иң кызыклы чәчәкләрнең берсе булып китте. Алар безнең белән, балалар белән, бергә йокларга яталар һәм безнең белән бергә торалар икән.

Михаил Пришвин. 

К.Ишукова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев