Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Альбатрос

Альбатрослар — бик акыллы кошлар.

Альбатрос — океан кошы. Бу ап-ак океан кошлары — көчле, оста очучылар. Альбатросларның канат колачы гына да өч метрга җитә. Океан киңлегенең һава катламын башка бер генә кош та алар кебек яулый алмый. Аларның азыклары да океан байлыгыннан.

Альбатросларны көньяк океаннарда йөзүче диңгезчеләр генә күрә ала. Ник дисәң, ул кошлар океанның иң тирән урыннары өстеннән очарга яраталар. Сай җирләрдә аларны күреп булмый.

Альбатрослар — бик акыллы кошлар. Океанның көньяк утрауларында колонияләр ясап, шунда бала чыгаралар. Язын утрауга башта ата альбатрослар килә, ун көннән соң ана кошлар килә. Ана кош алдыннан ата кошлар төрле матур-матур хәрәкәтләр ясап очалар. Ана кош күзәтә. Гадәттә, ана кош үзенең элеккеге парын сайлый. Декабрь азагында ана кош бер генә йомырка сала. Йомыркасы ярты кило булыр, зур, авыр. Март башында йонлач, озынча том-шыклы аклы-сорылы кош баласы дөньяга килә.

Аларның балалары да түзем. Кош баласы тугыз ай чамасы ояда берүзе утыра. Карлы-яңгырлы салкын көчле җилләр кош баласын төрле яктан талкыйлар. Ата-анасы аңа өч көнгә бер тапкыр гына ризык алып кайтып ашата. Океан киңлегендә азык табу җиңел түгел. Моның өчен альбатрослар кайчак йөз-ике йөз чакрым араны иңли. Декабрь аена кошчык тыгыз урнашкан канатлар чыгара. Ул карлы, яңгырлы, ачы җилле табигать кочагында чыныгып үсә. Очып китәргә әзерләнә, канатларын ныгыта. Иң күңелсез җилле-давыллы көннәрнең берсендә яшь альбатрос океан киңлеген яуларга оча.

Әнә ул, үз дәрәҗәсен белеп, океан киңлеген ярып, ашыкмыйча оча. Салкын җилләр дә берни түгел аңа. Ничек инде шундый асыл кошка сокланмыйсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев