Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ак төннәрнең кара көннәре

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, Кызыл Таң авылы кешеләре күңелендә гомерлеккә уелып калган шаккатмалы вакыйга булды.

1. ШОБАГА САЛМЫЙ ГЫНА
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, Кызыл Таң авылы кешеләре күңелендә гомерлеккә уелып калган шаккатмалы вакыйга булды. Авылдан дүрт-биш чакрымдагы Карамалы разъездына, куе пар бөркеп, чыжлый-чыжлый, мал-мөлкәт ташый торган егермеләп кызгылт вагон сөйрәгән паровоз килеп туктады. Ул тирә-якны яңгыратып, кемнәрнедер кисәткәндәй, гайрәт чәчеп, ачы тавыш белән сузып-сузып кычкыртты. Эшелонның бер вагоны кызылтаңнарга дип билгеләнгән иде. Аңа кадәр исә авылда менә шундыйрак хәлләр булып алды...

Гафур болдырда кармак җебенә каз канатыннан калкавыч рәтләп хәйран матавыкланган мәлдә, әтисе Рамазан абзый кайтып керде. Җил капканы кәефле чагында гына бөтен киңлегенә каерып ачып керә ул. Аяк астында, ишек төбендә үк җәелеп утырган улына да берни әйтмәде. Аның шөгылен, беренче тапкыр күргәндәй, игътибар белән күзәтеп торды әле. Шул тирәдә тавык-чебиләргә җим сипкәләп мәш килгән хатыны Өммегөлсем апага нигәдер күз кыскалап, хәйләкәр елмаеп:

— Һи, улым! Ташла син бу иске-москыны! Кармакның мәскәүскиен генә алып бирермен үзеңә. Безнең күлдәге шыртлака да булдымы инде мал?! Озакламый керкә дигән асыл балык кына каптырып утырырсың рәхәтләнеп, - диде. Бераз икеләнебрәк торгач: 
-...Яңа җирдә, — дип тә өстәде.

Аннары, «яңа җир» дигәнен шул минутта ук күрергә ымсынган төсле, беравык кичке шәфәкъ ягына карап торды. Үзе, яраткан гадәте буенча, чиста итеп кырынган ияген сыйпап, бармак очлары белән чеметкәләгән итте. Рәешкә генә кия торган соры кәчтүм кесәсеннән кулъяулык чыгарып, тирләгән башын-битен, калку борын тирәсен сөрткәләде. Бик тә тәҗел йомышы исенә төшепме, ымлап кына хатынын ияртеп, өйгә узды. Бераздан аларның мыдыр-мыдыр сөйләшүләре ачык тәрәзә аша өтек-тәтек кенә колагына чалынды Гафурның.
Әнисе, еламсырап, үзенекен әйткәли, әмма әтисенең сабыр үгет-нәсыйхәт аралаш кырыс тавышы һәммәсен дә басып китә. Менә җитез хәрәкәтле әнисе ишегалдына караган тәрәзә буенарак килде булса кирәк, өстәлдәге савыт-сабаны әвеш-түеш кузгаштыргалап:

— Соң, бакчи, атасы, сөт-майдан, кара икмәктән өзелгәнебез юк бит хәзер... Анысына да ирештек, Аллага шөкер. Сиңа ни җитмәгән тагын? Ул чит-ят җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан булуың яхшырак, -дип, йомшарган борынын мышкылдатканы аерым-ачык ишетелде. Ул инде соңгы вакытта ике арада барган дәвамлы бәхәстә ничек кенә тартышса да, ирен ниятеннән кире кайтара алмаячагын белә торып, җае чыккан саен гаҗизлектән, аптыраудан гына шулай каршы төшеп сөйләнә иде бугай. Кешегә ипле, йомшак телле, яшәү җаен яхшы белә торган, зиһенле ул үзе Гафурның әнисе. Аның ягымлы сүзләре җаныңа үтеп керә торган була. Зур, якты күзләре белән гел елмаеп торган кебек. Тикмәгә генәмени авыл хатыннары, ул-бу чыга калса, киңәш-табыш итәргә аның янына килеп җитәләр.

Шулай да быел унөч яшен тутырып, бераз акны карадан аера башлаган малай күңеле белән әтисе яклы иде хәзерендә. Аны да кояш баешындагы ул тараф ничектер үзенә тартып, ашкындырып тора иде. Әйтерсең лә анда, офык артларында, кайдадыр дөнья читендә, әкияти тылсым белән өртелгән искиткеч матур, бай, ямьле ил көтеп тора. Әле бая гына Рамазан абзый әйтеп ташлаган кызыктыргыч вәгъдә сүзләре дә малайның ул омтылышын көчәйтеп, зәңгәр хыялын хуплагандай итте. Теге могҗизалы керкә (керкә - форель) балыгы нинди була икән соң ул? Аны каптыру өчен, кармакның да әллә ниндие... чыны... корычы кирәктер... Каты тимерчыбыктан үзең әмәлләштергән ише генә түгел инде... Аларның тубык тиңентен генә, сай инештә шыртлака белән еланбалыктан гайре бүтәне үрчеми шул. Ә тегендәге елгалар да диңгез хәтле диңгезнең үзенә үк барып кушыладыр. Аннан океанга... Ул анда пароходлар, кораблар, җилкәнле көймәләр!..

Үсмер чакта шулай инде ул. Башта ашкынулы күңел әти-әни канаты астыннан урамга, дус-иш янына каера; аннан соң салам түбәле ызбадан, фәкыйрь авылдан күз күрмәгән, шаулы, ямьле, бай чит-ят җирләргә китәсе килә башлый. Шулай итеп, туган нигезгә, ата-баба йортына тамырлану, җирсү хисенең бөреләнергә дә өлгермичә шиңүе, бетүе ихтимал. Хәер, әле бу яшьтә туган туфрак дигән мөкатдәс төшенчә, хис-тойгы сизелер-сизелмәс, зәгыйфь кенә булучан. Бәлки, бөтенләй бөреләнеп тә өлгермидер...

Чит җирләр турында татлы уй-хыялларга чумган Гафурның шуларны гамәлгә ашыру өчен иң алдан җан атып йөрүче әтисен эченнән генә яклавы табигый иде. Ни генә димә, авыл советында баш начальник ул. Бу юлы ерак сәфәргә чыгу уңаеннан соңгы мөһим яңалык-хәбәр ишетеп, шактый дәртләнеп кайтканга охшый. Ир белән хатын арасында ай буена нәкъ шул хакта барган пышылдашу-юрашуларга соңгы нокта куела, димәк. Әнә бер капчык сохари киптерүләренә дә бишбылтыр. Тикмәгә генә түгел, тәгаен озын юлга хәстәрләнү билгесе!

Малайның гамьле уйларын бүлеп, чолан ишеге ачылды һәм бераз сипкеллерәк, аксыл, түгәрәк, мөлаем йөзенә күңелсезләнү, нык хафалану кыяфәте чыккан әнисе, алҗулы-басынкы тавыш белән, бусага аркылы гына йомыш кушты:

— Бар, улым, Хәким абыеңны дәшеп кайт. Әти әйтте, диген.
Авылның аргы очында яши торган, укытучы булып эшләүче җизнәсенең өенә тиклем барганчы, шактый вакыт узды. Юк, Гафурның эленке-салынкы йөрүеннән, йә булмаса ялкаулыгыннан түгел. Соң, урамга чыккач, төрле кызык-мызык, ахирәт дус-иш очрамый калмый бит инде, шулар тоткарлый, шулар юлга төшә. Аеруча җан дусты Сөббух... Сумаладай чем-кара, кылдай каты, калын чәчле, яшькелт күзле, сабыррак табигатьле Гафурның нәкъ киресе инде ул... Әнә, юри көтеп торган диярсең, уң як тыкрыктан аның өлгереп җиткән зур кыяр рәвешендәге озынча башы да күренде. Шуның өчен «кыярбаш» дигән кушамат тактылар да инде аңа малайлар. Сап-сары чәчен кыркыткач, бу охшашлык әллә кайдан чәчрәп тора. Кыярбаш гел каядыр ашыга, тыкшынмый калган эше юк. Такыр баш түбәсе авылның әле бу очында, әле тегесендә ялтырып ала.

— Ниме, Гафур, малай?! Теге, ниме, ...э-э-э, ак финнар ягына кайчан нитәсез... э-э-э... китәсез инде? ... -дип, холкына тач туры китереп, ашыга-кабалана такылдарга тотынган гына иде, сүзенең инәсен-җебен югалтып, буталып бетте, һәрвакыттагыча, артны-алны абайламыйча, әллә ниләр сөйләп ташлавы харап итә шул аны. — Киткәндә, миңа кармагыңны калдырып кит әле, яме!.. Мин әле Миңнегаян җиңгиләргә барам... Аларда... теге... ни... әй... исеме ничек соң әле?.. Аннан соң...

Гафур дустының тиздән әллә кайларга, һушыңны алырлык мавыктыргыч, маҗаралы җирләргә китүеннән үлеп көнләшә, шуңа кызыга Сөббух. Эх, ул да куана-куана, Җырлый-җырлый барыр иде дә... Юк шул! Биләмче Гайни әби әйтмешли, заманасына күрә «бүресе улап торган» әтисе Сәлмән абзый ул тарафка ике аягының берсен дә атларга җыенмый. Завхоз булып эшләгән чорда, колхоз малын, каз мамыгын йолкыгандай, берәмтекләп кенә үз куышына ташыган хәйләкәр агай бит ул. Инде менә аның телдәр улы, Гафурдан көнләшеп, гарьлегеннән үчегеп, «ак финнар» дип, тутый кош кебек, өендә ишеткәнне кабатлый. Хәер, тасма телен шөпшә чаккыры бу малай актыгы гына бер хәл, кемнәрдер ул күченүләр турындагы хәбәрне тагы да кабартып, күпертеп, төрле гайбәт, имеш-мимеш таратып өлгергән.

— Беренчедән, ак финнар ягына түгел, — дип, сүзләрен җизнәсе Хәким Сәлимовичныкына охшатып, салмак кына, йөзенә мөмкин кадәр зыялы төс салып, вәкарь белән җавап кайтарды Гафур. — Икенчедән, Финляндиягә дә түгел...

Ә кая икәнен анык кына әйтеп бетермәде Гафур, килгән юлыннан Сөббух-кыбырсыктан да җитезрәк чатыр чабып китте. Беренчедән, әллә ниткән Карел муентыгы дигәне генә колагына чалынганы бар, икенчедән, үзе дә ул «карел» затының кем, ни булуыннан юньле-башлы хәбәрдар түгел.

Хәким абыйларына барып керсә — монда да, әлеге дә баягы, «кесәлле ярлар арасында сөт чишмәләре ага торган мәмләкәт» турында сөйләшеп туйганнар гына иде, ахры. Апасы Фираяның күзләре яшьле, елаудан иреннәр йомшап мимылдаган; җизнәсе, җенләнеп, ишекле-түр-ле йөренә... Каенесе йомышын әйткәч, ул, зур бәладән котылгандай җиңел сулап, чакырган җиргә таю ягын карады.

Ул арада Рамазан абзыйларның ишегалдына чакырылган берничә кеше килеп тә өлгергән иде инде. Иң азактан йөгерә-атлый Кәпик Садыйк абзый белән Искәндәр карт килеп җитте. Барысы да, нидәндер шикләнгән кебек, алан-ялан каранып, тавышларын кыса төшеп гәп кора. Юк, болар бер дә гөрләп торган, күңелле аш мәҗлесенә дип килмәгәннәр. Рамазан абзый чыгып, кунакларны өйгә дәшүгә, кыстатып та тормадылар. «Ни сөйләшерләр икән?» -дип түземсезләнүеннән шартлый язган малай да мич артына кереп шылды. Ул Карел җире шулай да ни-нәмәрсә икән, ә? Кар баскан берәр котып иле түгелдер ич?! Элсәм, кояш иңгән төштә нинди кар иле булсын ди инде? Ул тарафка төшеп баеган эссе кояш кызуы бөтен кар-бозын эретеп бетерер иде, тиле!

Чәй артына утырышкан агай-эне чәшкеләреннән берәр йотым уртлап алуга, Рамазан абзый, тамак кыргалап, сүз башлады:
— Җәмәгать, бүген ни өчен районга барганымны беләсездер инде. Әйе... Анда наканис соңгы решение принимать иттек... эһем... әйе... Тагын укурат бер атнадан юлга чыгасы... Һәм дә...

Мәҗлес башлануга, сабыры төкәнгән, кызгылт-җирән чәч-кашлары төсле үк бурлат битле Сәфәргали абзый, колхоз җыелышында утырмавын онытыпмы, уң кулын күтәргән көе, хуҗаны бүлдерде:

— Туктале син, Рамазан, табадагы бәрәңге түгел, алай бик кыздырма! «Карел да карел» дип гел карылдап торудан узган юк соңгы арада.... Тәки башыма сыйдырып бетералмыйм әле мин: переселение дигәннәренең условиеләре ничегрәк соң аның? Безнең ише халыкны төпкә утыртмаслармы соңыннан?

Аның күршесендә өстәлгә таянып йокымсыраган Гайфи дерт итеп калкынып куйды да, кашын-күзен җимереп:
— Соң, вербовщиклар йорт саен тукып йөрделәр ич анысын, Сәфәргали! Кай җирең белән тыңладың соң син? -диде.

Аның сүзен Куян Самигы эләктереп алды:
— Һе, ул вирбоушикларны тыңласаң, җәннәтнең үзенә ияртеп керәләр дип белерсең...
Боларның һәрбер сүзен яулык почмагын авыз читендә тотып, тынын да алмый тыңлаган әнисенең артына яшеренгән малай, Рамазан абзыйның ни дип җавап бирүен яхшырак ишетү өчен, мич алдын бүлмәдән бүлеп торган чаршау янына ук елышты.

— Соң, җәмәгать, алтын таулары вәгъдә итүчеләр юк монда. Килешү буенча биргәне дә шөкер итәрлек. Вирбоушиклар әйткәнчә, баруга, безнең тарафтан коры рәхмәт өчен генә бушлай һәйбәт йорт, шуңа өстәп сыер, сарык бирсәләр — начармыни?! Юлга чыкканда, кулыңа шактый гына тере акча да тоттыргач... һи, сөйләп торасыз тагын! Ә җирләре безнеке ише генә түгел, вдовыль, гупчим уңдырышлы, диләр бит анда! Шулай булгач, һичнигә карамый юлга кузгалырга әзер торыйк! -дип түгәрәкләде нотыгын Рамазан абзый ышанычлы, нык тавыш белән. Әмма бүтәннәрнең чыгарып селкисе сүзләре бетмәгән икән әле.

— Сәфәргалинеке дә дөрес... Әйе... Тора салып, туган нигезеңне ташлап җәһәннәм читенә китүләре ансат дисезме әллә?! Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер инде ул анысы... Әгәренки уйлап карасаң... Әнә урман астындагы Яңа Корган авылын гына алыйк! Әйе, әйе... Әби патша заманасында Иске Корганнан күченеп килгән авыл. Бирегә, яңа җиргә, берничә гаиләне күчерергә дигәч, риза булмыйча, иң әүвәле шобага да тотканнар, җирәбә дә салганнар болар, һәрбарчасы да! Берсенең дә, үзе теләп, тамырланган җирдән кендеген шартлатып өзеп күчәсе килмәгән! Чыгып төшкән ярлы-ябагай гына ризалашкан. Баераклар исә сыерын, бозавын биреп, кызыктырып, үз урынына бүтәннәрне яллап котылганнар. Менә шулай, әйе, кайдадыр урманга бай, суга мул ил бар дип, байлыкка кызыгып, туган җирен ташлап, кем генә китәсе килсен?! Налуг недоимкәлары белән муеннан борып алмаган булсалар, әйләнеп тә карамас идем шул Финләндия якларына, -дип, ачынып сөйләде козырегы икегә ярык фуражка кигән Нурулла абзый.

Җәмәгать, кайсы якка кушылырга аптырагандай, бер мәлгә тынып калды, мич арасындагы тишек-мишеккә яшеренгән тараканнарның шыбырдаганы да ишетелгән кебек булды хәтта... һәрберсе, мескен бүреге белән киңәшләшкән кебек, башын аска салган. Эшләр комга те¬рәлерлек хәлгә җитте бугай. Шунда Рамазан абзыйның кодасы Борыч Лотфи торды да күпне күргән киез эшләпәсен гайрәт белән аяк астына орды:

— Мать якасына! Кая барсаң да, кара сакалың үзең белән. Себердә дә бер кояш, Сембердә дә бер кояш, дигән борынгылар. Бер килешкәнбез икән барырга дип барырга кирәк! Аннан килеп, аяк-кулларыбызны бәйләп салмаганнар бит. Еллар тыныч кына була күрсен, бераз түл җыеп, мал туплап, рәтләнгәч кайтырбыз. Бер-ике елданмы анда, иртәрәкме, карарбыз тагын, — диде.

Шуннан соң, ничектер, ир-атның шик-шөбһәсе үтәли җилдә тәмәке төтенедәй кинәт кенә эреп таралгандай булды, өсләреннән авыр тау-таш төшкән төсле, җиңеләеп калдылар. Үзара шаяртып сөйләшү-көлешү китте.

Карел-фин җиренә күчеп китәргә үзләре теләк белдергән «бәхетле» халык, җанланып сөйләшә-сөйләшә, урамга чыгып китте. Өстәл яныннан Гафурның Хәким җизнәсе генә торып китәргә ашыкмады. Гөнҗәлә кебек күпереп торган кара чәчләренә кулларын батырып, уйга бирелебрәк утыруын белде. Әлбәттә, Гафур да, поскан җиреннән чыгып, өстәл янына кунаклады. Чөнки ашыйсы килү теләге бөтен оялу-тартынуны аста калдырды. Рамазан абзыйның Гафурны күргәннән соң гына тагын нидер исенә төште бугай. Кулы белән ияген кармаштыргалап, бимазалаган уен әйтеп салды:

— Кияү, син дә кузгалырга булдыңмыни тәки? Яшь бала белән кыенга туры килер бит сезгә. Юл газабы - гүр газабы инде ул, — диде.
Өммегөлсем апа да, нәкъ шул сәбәп аркасында нык борчылуын яшермичә, аны җөпләп:
— Ие, ие, шулай шул, чистый! — диде дә, киявенең ни әйтәсен көтеп, аңардан күзен алмыйча, эше бетмәгәндәй, өстәл катында кайнашты.

Кызлары Фирая күптән түгел генә икенчегә бәбәйләгән иде. Шуннан килә иде әби белән бабайның тирән борчылып уфтанулары.

— Соң, бабай, үзегез беләсез ич, өстәгеләр һич тынгы бирми, гел бәйләнәләр дә бәйләнәләр бит. Былтыр районга чакыртып сыкымны алдылар. Милләтче-фәлән, дип, гел теңкәмә тиеп торалар. Хет шулардай котылырмын, колагым тынар, ичмасам. Анда бергә-бергә яшәве дә начар булмас, — дип, нык итеп, ирләрчә өзеп әйтте кияү. Шуннан соң өлкәннәр аның белән килешмичә булдыра алмадылар.

— Ярый, Аллага тапшырдык дигәндәй! Безнең силсәвиткә сигез гаиләне вербовать итү йөкләмәсе бирелгән иде. Әле тагын берсен үгетлисе була. Сез дә төшеп калсагыз, һаман алты семья гына списокта ярылып ята, өстән төшерелгән план үтәлми калачак, димәк ки. Аның өчен баштан сыйпамаслар, - диде Рамазан абзый, пошына биреп. Аннары, тискәре уйлардан арынгандай башын селкеп, киң итеп елмайды да, көтмәгәндә ди¬вардагы календарьның «1940 елның 26 мае» дигән битен ертып:

— Менә тагын бер көнне сыер ялады! Шулай итеп, төп-төгәл бер атнадан, ягъни мәсәлән, укурат икенче июньдә сәфәргә кузгалабыз! — дип, шаярта төшеп, рәсми төстә игълан итте.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев