Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ак сагыш

Боз тавыннан кош күк очып төшкән колакчын бүрекле малай тыкрыктан килеп чыккан машинаны күрми дә калды...

...Малай инде ничәнче көн өйдә күренми. Зәңгәр савыттагы манда­риннарга да кагылучы юк. Сеңлесе дә тими аларга. Бик кызыкса да тими. Абыйсы белән бергә ашый иде бит ул аларны. Чырык-чырык көлешә-көлешә, мандарин телемнәрен юешләнеп беткән эскәтергә тезә-тезә, урындыкларда мәш килә иде алар. Кызчык түрдәге диванда кесә телефоны белән уйный-уйный да арыды. Ялгызына күңелсез. Абыйсы янәшәдә булса... «Бир! Бир!» дип, мышык-мышык килеп, аптыратып бетерер иде ул аны.

Тып-тын. Тәрәзә ярыгыннан өргән җил генә гөл яфракларын селкеткәли. Песи баласы, алсу телен чыгарып, парланган пыяланы ялый. Малай иртән иртүк песинең кечкенә савытына сөт сала тор­ган иде. Аннары, идәнгә сузылып ятып, аякларын өскә күтәреп, песи баласының чепер-чепер итеп сөт эчкәнен карап торырга ярата иде.

Кызчык песине тәрәзә төбеннән идәнгә төшерде. Савытка сөт салды. Песи сөтне иснәп кенә карады һәм нечкә итеп мияулап куйды. Малайны чакыра иде.

Кызчык урамга чыкты.

Кар ява иде.

—  Әтием, абыем нигә һаман кайтмый ул?

Әтисе күккә төбәлде.

—  Болытлар янында ул, кызым. Урамга кар коя-коя, болытлар ара­сында оча.

—  Кош түгел бит ул, оча алмый...

—  Абыең кош инде, кызым...

Әтисенең кашларына, борынына кунган кар бөртекләре, эре-эре там­чылар булып, иреннәренә, иягенә агып төшә. Үрелеп кенә сөртеп алыр иде дә бит, кызның буе әтисенең тезеннән генә шул әле.

Өйалдында нидер шыкылдады. Кызчык йөгереп өйгә керде. Манда­риннарга беркем дә кагылмаган иде.

Песи баласы тәрәзә төбенә кабат менеп утырган. Савыттагы сөте шул көе.

Тәрәзәгә ышкылып диярлек, ялгыз кош очып үтте.

Песи баласы тәпиен юеш тәрәзәгә төртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев