Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

30нчы апрель, 42 ел...

Әмирхан Еникинең сугышта язып барган көндәлекләреннән - "Фронт дәфтәреннән".

30нчы апрель, 42 ел.

Кичә салкын иде... Бүген иртә белән кар яуды. Җир өсте янә ап-ак булды... Көн уртасына таба һава ачылды, кояш чыкты. Кар ашыга-ашыга эреде. Җир парлана, һава җылына - һәм язның куркынып агарган йөзе дә нурланып елмайган кебек булды...

Кәеф тә бүгенге һава кебек иде... Иртәгә бәйрәм дигән уйдан ул иске гадәт буенча куанып та карады, әрнүле сагышка да бирелде, өметләнеп гамьсез дә булырга тырышты... Ләкин ерактагы хәрәкәтсез зәңгәр офык шикелле һаман да бер ялкау моңсулыкка төренеп кала бирде.

Кичке тынлык... Ә шулай да «Галиябану» матур көй...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев