Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язлар да җитә инде...

28 февральдә ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВАНЫҢ (1951) туган көне

ЯЗЛАР ДА ҖИТӘ ИНДЕ... 

Карлар да бетә инде,

Язлар да җитә инде.

Кар суларына кушылып

Гомер дә үтә инде.

Каршына чыксаң иде,

Кулыңны сузсаң иде.

Барган җиреннән гомерне

Туктатып торсаң иде.

Тукталып торсын иде,

Җәлләгән булсын иде;

Бөтенләй туктамаса да,

Әкренләп узсын иде.

Язгы тамчылар тамганны

Бергә санашсын иде;

Узам дигән чакта гына

Юлын адашсын иде. ...

Карлар да бетә инде,

Язлар да җитә инде.

Кар сулары кебек йөгереп

Гомерләр үтә инде...

*** *** ***

Тормышка карыйм да –сокланам,

Шатлыктан матур җыр көйлимен;

Бар бит дип куанам минем дә

Үз илем, үз җирем, үз телем.

Кайларга барсам да, һәрвакыт

Шулардан нур алып йөримен.

Ни булыр иде, дим, булмаса

Үз телем, үз илем, үз җирем?!

Шушы өч кыйммәткә алмашка

Һичнәрсә теләми күңелем!

Беркемгә бирәчәк түгелмен

Үз җирем, үз телем, үз илем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган.