Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әниемә бүләгем

Россиядә инде 20 ел дәвамында ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләр көне билгеләп үтелә.

Россия өчен бу бәйрәм чагыштырмача яңа булса, (1998 елдан) башка илләрдә ул инде күптән бар.

Башта бу рәсми булмаган бәйрәм була, әмма 1910 елда Виргиния штаты Әниләр көнен рәсми рәвештә оештыра, ә 1914 елда АКШ Президенты Вудро Вильсон майның икенче якшәмбесен барлык Америка аналары хөрмәтенә милли бәйрәм дип игълан итә.

Тиздән башка илләр дә бу бәйрәмгә кушылалар, аны майның һәр икенче якшәмбесендә билгеләп үтә башлыйлар. Тагын 30га якын дәүләт Әниләр көнен башка көннәрдә билгеләп үтә, мәсәлән:

Украина 12 майда бәйрәм итә,
Әрмәнстан - 7 апрельдә,
Беларусь - 14 октябрьдә,
Бөекбритания - 3 апрельдә,
Грузия - 3 мартта,
Казахстан - 16 сентябрьдә.

Сүз уңаеннан

Сатылган чәчәкләр саны буенча халыкара Әниләр көне дүртенче урында тора.

Бу көнне әниләргә символик бүләкләр бирү, гаилә белән җыелышып бәйрәм итү киң таралган.

Менә Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Мирзагалиев Илвир әнисенә шушындый сюрприз ясаган - «Әниемә бүләгем» дип атала. И сөенер инде әнисе, әйеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әни әниләр көне әниләр бәйрәме