Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабайның туган көне

18нче ноябрь – Кыш бабайның туган көне

Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа  2000 яшьтән артык икән!

Кыш бабайның туган көнен ел саен зурдан кубып үткәрү гадәте бар. Ул көнне аңа котлаулар, матур теләкләр юллыйлар. Тәбрикләргә дөньяның төрле почмагыннан «туганнары» да килә: Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Япониядән Одзи-сан һәм башкалар. Әлбәттә, оныгы Кар кызы да бабасын котларга килми калмый. Бу көнне Бөек Устюгта зур чыршы урнаштыралар, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештыралар һәм бәйрәм утларын кабызалар. Шул рәвешле, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана.

Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз бер матур гадәте – Кыш бабайга хат язу. Әмма хәзерге балалар, яшьләр почтаның гадәти ысулын бик куллана белми шул. Шуңа күрә Кыш бабабызга да заманадан артта калмаска, компьютерны үзләштерергә туры килгән. Әйтүләренчә, бабай үзе заманча була алуы, модадан артта калмавы белән бик горурлана ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев