Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

20нче гыйнвар – пингвиннар көне

Пингвин диюгә безнең күз алдына мультфильм герое Лоло килеп баса.Әмма пингвиннар әкияттә генә түгел, тормышта да иң кызыклы тереклек ияләренең берсе икән.

20нче гыйнвар – Пингвиннар көне

Пингвин диюгә безнең күз алдына мультфильм герое Лоло килеп басадыр. Лоло маҗаралары трилогиясен 1986-1987нчы елларда безнең ил студияләре белән Япония мультфильмчылары бергәләп төшергән.  Ул Лоло исемле пингвин малае һәм Пепе исемле пингвин кызы турында. Нинди генә кызык хәлләргә тарымыйлар алар!

Әмма пингвиннар әкияттә генә түгел, тормышта да иң кызыклы тереклек ияләренең берсе икән.  Бердән, кош дип саналуларына карамастан, оча белмиләр. Аның каравы, бер дигән йөзәләр! Су астында аларның күзләре тагын да яхшырак күрә икән хәтта. «Пингвиннар гомерләренең  яртысын коры җирдә, икенче яртысын океанда үткәрәләр, – дип язалар галимнәр. Кайбер төрләре коры җиргә нәсел калдыру өчен генә чыгалар икән. Пингвиннарның барлыгы 18 төре була икән. Иң зурысы – император пингвины. Аның озынлыгы 120 смга җитә, диләр. Ә авырлыгы – 40 килограммга. Иң кечкенә пингвин исә кешенең тезеннән генә була. Авырлыгы да (күз алдына китерегез!) нибары 2,5 килограмм.  

Пингвиннар  Антарктида, Яңа Зеландии, Австралиядә, Көньяк  Африкада, Көньяк Америкада, яр буйларында яшиләр. Балык, кысла белән тукланалар. Гомер озынлыклары – уртача 25 ел. Алар үзара бик дус, имештер – меңләгән пингвин бергә көн күрә. Әмма нәрсә кызык – пингвиннар бер-берсенең оясыннан йомырка урларга яраталар. Шуңа күрә йомыркадан бала чыкканчы әти пингвин белән әни пингвин аны чиратлашып саклыйлар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X