Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

29нчы июнь - хәзинәләр һәм серләр эзләү көне

Кабан күле серләре дә әлегәчә ачылмаган...

Бу кызыклы бәйрәмне кемнең уйлап табуы да билгесез. Аны зурлар да, балалар да бик теләп билгеләп үтә. Бу көнне бакчада «хәзинә» күмелә, карта ясала, ул катнашучылар арасында бүленә һәм күңелле ярышлар үткәрелә. Хәзинә табу турында кем генә хыялланмаган!

Ә дөньяда иң зур хәзинә 2011 елда Һиндстанда табыла. Экспертлар аны 22 миллиард долларга бәяли. Ул Тривандрам шәһәрендәге Вишна храмында табыла. Яшерен урынга әлеге байлыкны идарәчеләр йөз еллар буена яшергәннәр дип уйлыйлар.

Бүгенге көнгәчә табылмаган хәзинәләр дә бар. Шундыйлардан, мәсәлән, Тамплиерлар ордены хәзинәләрен саныйлар. Кабан күле серләре дә әлегәчә ачылмаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев