Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

16нчы июнь – әтиләр көне

Бәйрәм Америкада үткәрелә башлый. Аның тарихы әниләре вафат булган бер гаилә тарихына бәйләнгән.

Россиядә әтиләр көне июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Америкада яшәүче Сонора Додд әтисенә рәхмәт йөзеннән шәһәр администрациясенә әтиләргә багышлап бәйрәм оештыру тәкъдиме белән чыга. Сонораның әтисе, әниләре вафат булганнан соң, алты баланы үзе генә тәрбияләп үстергән була.

Бәйрәм шәһәр күләмендә беренче тапкыр 1910 елда билгеләп үтелә. Ә ун елдан исә бөтен Америкада үткәрелә башлый. Россиядә ул берничә төбәктә генә рәсми төстә таныла.

Әтиләргә нәрсә бүләк итәргә була соң? Әтиемә дип язылган открытка, гаилә портреты, аның яраткан шөгыльдәрен истә тоткан бүләк, әйтик, кармак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X