Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

15 февраль – Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көне

Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көне (International Childhood Cancer Day) яки балаларда рак авыруы белән көрәшү көнен планетабызның күп кенә илләре билгеләп үтә.

Беренче тапкыр бу дата бөтендөнья рак белән авыручы балаларның әти-әниләре конфедерациясе (ICCCPO) тарафыннан 2001 елда календарьда билгеләнә.

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, бу көннең актуальлеге арта.

Медицина статистикасына караганда, ел саен дөньяда  200 меңгә якын бала рак белән авырый башлый, шуның яртысына якыны терелә алмый.

Онкологик чирләрне уңышлы дәвалау өчен чирнең башлангыч стадиясендә табылуы кирәк.

Беренче яки икенче стадиядә билгеле булса, авыру һәрвакыт терелә.

Ракның формалары күп булуы да авырлык тудыра – рак авыруы 200 төрдә теләсә кайсы органда барлыкка килергә мөмкин.

Иң күп очракта лейкемия, яки акканлылык килеп чыга.

Медицина алга киткән илләрдә терелүчеләр саны күбрәк булса, үсеш стадиясендәге илләрдә киресенчә.

Россиядә рактан үлүче балалар саны имгәнеп үлүчеләрдән соң икенче урында тора.

Бу көнне үзебезнең сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга кирәген тагын бер кат искә төшерик. Шулай ук авыруларга үз хәлебездән килгәнчә ярдәм итик. Бу кан бирү, төрле фондларга ярдәм итү яки мәгълүмати ярдәм булырга мөмкин.

Күп шәһәрләрдә бу көнгә багышлап төрле акцияләр үтә. Аларның максаты – әлеге проблемага кешеләрнең игътибарын җәлеп итү. Бу көн өметсезлеккә бирелү түгел, ә чирнең җиңеләчәгенә ышаныч көне булсын иде.

4 февральдә шулай ук Бөтендөнья рак белән көрәш көне.
Чыганакhttp://www.calend.ru/holidays/0/0/3071/
© Calend.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев