Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

15нче август – «Алло» сүзенең туган көне

Телефоннан шулай дип сәламләшүгә инде 140 ел!

Иң беренче булып ул сүзне 1877 елның 15нче августында күренекле уйлап табучы Томас Эдисон тәкъдим итә. Аның уенча, телефон аша «Hello» дип сәламләшүдән дә кулайрагы юк. Бу фикергә ул телеграф компаниясе президентын да ышандырырга омтыла. Телефонны уйлап тапкан Александр Белл эндәшү сүзе итеп «Ahoy»ны тәкъдим итә. Килеп туктаган корабльләрне ул вакытта шулай сәламләгәннәр. Беренче вариант – Эдисон варианты кулланышка кереп китә.

Бездә, әлбәттә, «Hello» сүзе «алло»га әйләнгән. «Әйе», «тыңлыйм» кебек сәламләшү сүзләре белән беррәттән ул әлегәчә иң популяр эндәш санала.

Кайбер илләрнең телефоннан сөйләшкәндә үз «визит карточкалары» бар. Греклар телефонны алганда «паракало» («рәхим ит (-егез»)» диләр. Итальяннар сөйләшүне «пронто» («тыңларга әзер») сүзеннән башлый. Германиядә еш кына үз фамилияләрен атыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X