Реклама
Күп кенә илләрдә октябрьнең икенче җомгасында Халыкара йомырка көне билгеләп үтелә.
Дөресрәге, йомырка ризыклары яратучылар бәйрәме. Белмәсәгез, белегез, шундый бәйрәм дә бар. Аптырарлык түгел, йомырка – күп халыкларның туклану рационындагы төп ризыкларның берсе. Әйе, аны өнәп бетермәгән кешеләр дә бар. Тик юкка. Әлеге ашамлык бик файдалы санала. Йомырканы иң күп ашаучы ил – Япония. Аларның хәтта йомыркага багышланган бик популяр махсус җырлары да бар икән. Бәйрәм көнне төрле халыкларда исә йомыркадан төрле ризыклар пешереп сыйлану, рәсем һәм рецепт бәйгеләре үткәрү гадәте яши. Без дә калышмыйк!
Җиләк-җимешле омлет рецепты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз