Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшүсмерләргә укырга киңәш ителгән 35 әсәр

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан сезгә Татарстан китап нәшриятенең “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты” редакциясе хезмәткәре Айсылу Галиева төзегән исемлекне тәкъдим итәбез.

Татарстан китап нәшриятенең “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты” редакциясе хезмәткәре Айсылу Галиева шушындый исемлек төзегән. “Әлеге әсәр бар яктан да килгән татар баласын тәрбияләүгә өлеш кертә аламы?” дигән сораудан чыгып булдырылган ул. Аны төзегәндә мәктәп программасында булмаган әсәрләргә басым ясалган. Гомумкешелек кыйммәтләренә туры килүләре, тарихыбызны, милли гореф-гадәтләребезне чагылдыручы әсәрләр кертелгән.

Татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән әсәрләр исемлеге:
1. Каюм Насыйри, “Әбүгалисина”
2. Фатыйх Әмирхан, “Хәят”
3. Гаяз Исхакый, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”
4. Гадел Кутуй, “Рөстәм маҗаралары”
5. Әмирхан Еники, “Әйтелмәгән васыять”
6. Аяз Гыйләҗев, “Җомга көн кич белән”
7. Аяз Гыйләҗев, “Өч аршын җир”
8. Ибраһим Сәлахов, “Колыма хикәяләре”
9. Нурихан Фәттах, “Сызгыра торган уклар”
10. Мәгъсум Хуҗин, “Айның уты сүнгән”
11. Мөхәммәт Мәһдиев, “Без – 41 нче ел балалары”
12. Флүс Латыйфи, “Хыянәт”
13. Фәүзия Бәйрәмова, “Күчем хан”, “Алыплар илендә”
14. Адлер Тимергалин, фантастик хикәяләре, “Өйгә таба” (“Кайтыр юллар”).
15. Рәшит Бәшәр, “Җилдә тирбәлүче бишекләр”, “Былбыл оясы”
16. Айдар Хәлим, “Татар солдаты”
17. Мәдинә Маликова, “Кызыл гөл”
18. Җәүдәт Дәрзаман, “Бизмән йолдызлыгы”
19. Айгөл Әхмәтгалиева, “Минем әтинең кызы”
20. Алмаз Гыймадиев, “Хуш, Тамчыгөл!”
21. Рөстәм Галиуллин, “Кафе”
22. Заһид Мәхмүди, “Тәмуг чәчәге”
23. Ләлә Гыймадиева, “Ике әни һәм бер математика”
24. Мөдәррис Әгъләм, “Еракка китеп кара”
25. Фәнис Яруллин, “Җилкәннәр җилдә сынала”
26. Зөлфәт Хәким, “Курку”
27. Зөлфәт, “Йөрәгемне былбыл чакты”
28. Кадыйр Сибгатуллин, җыентык.
29. Фирүзә Җамалетдинова, “Тугрылык”
30. Марат Кәбиров, “Китап”
31. Җәмит Рәхимов, “Батырша”
32. Галимҗан Гыйльманов, “Язмышның туган көне”
33. Вакыйф Нуруллин, “Әгәр син булмасаң”
34. Ләис Зөлкарнәй, “Мәңгелектән исә җил” (җыентык)
35. Мөсәгыйть Хәбибуллин, “Илчегә үлем юк”.
Чыганак: https://www.instagram.com/kitap_ukuchi_tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап китаплар балалар китабы