Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара иҗат һәм илһамлану көне

Әлеге бәйрәм сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә багышлана.

17нче гыйнвар Халыкара иҗат һәм илһамлану көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә багышлана.

Төрле иҗат кешеләрен нәрсәләр илһамландырган икән:

Оноре Де Бальзак куе итеп пешерелгән кайнар каһвә яраткан. Ул әлеге эчемлектән башка гомумән эшли алмаган, ди.

Композитор Игорь Стравинский илһам килсен өчен башында торган. Шулай иткәч, баш мием яңа идеяләр өчен бушап, чистарып кала, дия торган булган ул.

Виктор Гюгоның бронзадан ясалган кечкенә генә эт фигурасы булган. Язган вакытта ул аны һәрвакыт каршына бастырып куя торган булган, ди.

Сальвадор Далиның илһам чыганагы яраткан хатыны Гала булган.

Рихард Вагнерга иҗат итәргә Пепс исемле спаниель токымлы эте булыша торган булган. «Тангейзер» операсын ул нәкъ менә Пепсның «булышлыгы» белән язып бетердем, дип әйткән.

Владимир Маяковскийны иҗат итәргә гомерлек мәхәббәте Лиля Брикс илһамландырган.

Ә менә Норвег драматургы Генрих Ибсенның каршысында җене сөймәгән швед драматургы Стриндбергның сурәте эленеп торган. Дошманының сурәте аңа иҗат итәргә илһам биргән, ди имеш.

Җиңел генә булып күренсә дә, иҗат итү бик зур көч һәм хезмәт сорый. Бәйрәмнең максаты да – сәнгать әһелләренә һәм аларның әсәрләренә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев