Реклама
21 март - ХАЛЫКАРА УРМАН КӨНЕ
Уртача зурлыктагы бер агач 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород бүлеп чыгара. Ә сезнең урман һавасының гадәти түгеллеген сизгәнегез бармы? Бу, чынлап та, шулай. Урман агачлары бүлеп чыгарган кислород югары ионлашкан, шуңа күрә ул кешенең сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.
Урманнар һаваны дымландырып һәм суларга яраклы итеп кенә калмый, алар әле атмосфера тузанын да тоткарлый. 1 гектар ылыслы урман елына 40 тонна чамасы тузанны, яфраклы урман 100 тонна тузанны тоткарлый.
Язын урман кар эрегәндә барлыкка килә торган артык дымны үзенә сеңдерә, югыйсә язгы ташулар һәлакәтле булыр иде. Шуннан соң урман бу дымны әкренләп елгаларга бирә бара. Урманнар булмаса, елгалар бик тиз кибә башлый.
БЕЛӘСЕҢМЕ?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз