Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Тычканның туган көне

9нчы декабрь − Компьютер тычканы көне

Компьютер тычканының туган көне − 1968 елның 9нчы декабре. Быел ул 51 яшьлеген билгеләп үтә.

Әлеге җайланма беренче тапкыр Сан-Францискода узган Компьютер технологияләре буенча бердәм көзге конференциядә тәкъдим ителгән.

Авторы – Дуглас Карл Энгельбарт. Бу вакытта 43 яшьлек уйлап табучы Стэнфорда тикшерү институты каршындагы шәхси фәнни үзәгендә эшли. Компьютер тычканы өчен Энгельбарт 10 мең доллар премия ала һәм шул акчага үзенә өй сала.

Санакларга куела торган әлеге «койрыклы» могҗиза, берникадәр үзгәрешләр кичереп, һаман кешелеккә хезмәт итүдә.


Куркыныч уй


Интернетка керсәк тә без,

Йә уен уйнасак та,

«Тычкан»ны ычкындырмыйбыз,

Без песи булмасак та.


Элек тычканнарны тоткан

Уңган песиләр генә.

Ә бүген «тычкан»ны тота

һәммә кешеләр менә.


Олысы да, кечесе дә

Шул «тычкан»га тотынган.

Күзләр экранга төбәлгән,

Китап кына онытылган.


Кеше «тычкан» тотып кына,

Китапларны онытса,

Гаҗәп түгел, беркөн аңа

Койрык һәм мыек чыкса...


Йолдыз Шәрәпова.

Страшная мысль


В Интернет когда мы входим

Иль в компьютер поиграем,

По экрану «мышкой» водим

И из рук не выпускаем.


Раньше лишь у кошек хватких

Часто в лапах мышь держалась,

Но такая вот повадка

К людям нынче привязалась.


Стар и мал перед экраном

Крепко держат свои «мышки»,

Держат ночью, утром рано,

Позабыли все про книжки.


Удивимся мы не слишком,

Если вдруг увидим сами:

У людей, держащих «мышку»,

Хвост с кошачьими усами.

Сурайя Гайнуллина тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев