Реклама
Троллейбус - җәмәгать транспортының иң экологик һәм уңайлы төрләренең берсе. Троллейбусның туган көне 13нче апрельдә билгеләп үтелә.
Троллейбусның туган көнендә аны уйлап табучыларны һәм көн саен йөртүчеләрне рәхмәт хисләре белән искә алалар.
Троллейбусның барлыкка килү тарихы 1880 елда башлана. Мондый транспортны конструкцияләү идеясе бертуган Зименсларның башына килгән. Халыкка алар Сименс буларак таныш.
Туганнар әлеге проектны бергәләп, әмма төрле илләрдә эшлиләр. Вильгельм - Англиядә, Вернер - Германиядә була. 2 елдан соң Германиядә беренче рельссыз механик пассажир транспорты тәкъдим ителә.
«Троллейбус» сүзе инглиз теленнән кергән. Ул «трамвай автобусы» дип тәрҗемә ителә. Тышкы кыяфәте буенча беренче троллейбуслар трамвай вагоннарын хәтерләтә. Шуңа күрә күпмедер вакыт аларны «рельссыз трамвай»дип атыйлар да инде.
Россиядә троллейбус йөри башлау конструктор, уйлап табучы һәм эшмәкәр П.А. Фрезе һәм инженер В.И. Шуберскийның партнерлык инициативасы белән бәйле. Беренче булып бу могҗиза-транспортны Россиянең төньяк башкаласы - Петербург халкы куллана башлый. Бу хәл 1902 елның 13 апрелендә була.
Кызыклы фактлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз