Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әтиләр көне истә калырлык булсын!

17нче октябрьдә Россиядә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу датаны Россия Президенты В.В.Путин билгеләде.

Бүгеннән башлап һәр октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне булып саналачак. Әни белән әти - безнең тормышыбызда иң якын кешеләребез. Әниләр көне бик зурлап үткәрелә. Әйдәгез әле, әтиләр көнен дә алар өчен истә калырлык итик.

Бу көнне социаль челтәрләргә менә нинди постлар һәм видеолар урнаштырырга була:

 «Әтиемнең эшендә»

Әтиеңнең эшенә барасың һәм анда күргәннәреңне пост итеп урнаштырасың. Әтиеңнең кем булып эшләгәнен, эшенең авыр һәм рәхәт якларын, сиңа ошыймы-юкмы икәнен яза аласың.

 «Әти белән зарядка»

Әтиең белән бергә зарядка ясаганыңны видеога төшереп куясың. Видеоны тизләтеп музыкага салсаң, бигрәк тә кызык булачак.

«Әтием үрнәгендә»

Һәр әти үз баласына үрнәк булырга тырыша. Әтиең сине туган көнең яки Яңа ел белән ничек итеп котласа. аны да шулай итеп бәйрәме белән котла һәм видеоны социаль челтәргә урнаштыр.

 «Әти киңәше»

Әтиеңнең 3 иң шәп киңәше турында сөйләп, TikTok форматындагы видео яздыр.

«Минем әти булдыра»

Һәр әти үз баласы өчен супергерой. Әтиеңнең суперһөнәрләрен күрсәткән видео яздыр.

«Әти белән бергә эшләдек»

Әтиең белән бергә нәрсә дә булса эшләгәнеңне видеога яздыр һәм социаль челтәрләргә куй.

Бу, мәсәлән, җимлек, ниндидер җайланма яки тәҗрибә булырга мөмкин.

«Әтиемнең нәсел агачы»

Үзеңнең, әтиеңнең, бабаңның, аның әтисенең фотоларын постка урнаштыр һәм алар турында кыскача гына яз.

Әлеге постларга #папаможет #деньотца  #вместеспапой  #папарядом #поздравимпапу #әтиләркөне#әтибулдыра#әтибеләнбергә#әтиемнекотлыйм# һ.б. хэштеглар куя аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев