Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Студентлар көне

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер, мөгаен...

Тарихына күз салсак...

1755 елның 25 гыйнвар көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 гыйнвар официаль университет һәм студент көне дип санала. Чөнки студент тормышы – иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.
Студент диюгә күз алдына йокысы туймаган, дәресләргә соңга калучы, тиктормас, һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнүче егет-кызлар, тулай торак маҗаралары, төркемдәшләр искә төшә. Вакытында куймаган "5"ле, укытучы шелтәсе, ашый алмый калган иртәнге аш... барысы да тора-бара онытыла.  Әлеге вакытны кеше үз гомерендә бары тик яхшы хәтирәләр белән искә ала.

 

Нинди соң ул студент? Алар тормышына бәйле берничә кызыклы факт һәм ышанулар

1. Япония студентлары үзләре белән имтиханга шоколад алып, аны җавап биргәндә укытучы алдына салалар икән. Аларда нәкъ менә шоколад имтиханда уңыш китерә дип санала.

2. Нант шәһәренең бер университетында йокы өчен махсус бүлмә бар. «Йокы бүлмәсен» студентлар параларда йокламасын өчен ачканнар. Хәзер анда һәркем кереп, ял итә ала.

3. Абитуриентлар дип без университетка керергә әзерләнүчеләрне әйтергә күнеккән. Чынлыкта, бу сүз «китү» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук абитуриент дип вуз чыгарылыш укучыларын да әйтәләр.

4. Күп кенә чит ил вузларында «борынгы кычкыру» дип аталган сәер традиция популярлык казана. Студент урамга чыгып, 5-10 минут кыргый тавышлар чыгарырга мөмкин. Мондый күнегүләр сессия вакытында киеренкелекне төшерергә ярдәм итә дип санала.

5. «Студент» сүзен беренче тапкыр Рим шагыйре Овидий кулланган. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «студент» — тырышып эшли һәм укый торган кеше.

6. Дөньяда иң озын шпаргалка 600 метрны тәшкил итә. Студентларга аны әзерләү өчен 16 сәгать вакыт киткән.

7. Имтихан белән бәйле иң популяр хорафат: имтихан алдыннан юынырга ярамый, сине сүгәргә, ботинкага тәңкә салырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык