Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

5 гыйнвар – Халыкара бойскаутлар көне: скаут белән пионерны ни берләштерә?

Скаутлар хәрәкәте революциягә кадәр Россиядә дә таралган булуын күпләр белмидер дә бәлки. Чөнки соңрак ул хәрәкәт тыела. Девиз икесендә дә бер: “Әзер бул!” Ә хәрәкәтнең төп эмблемасы – өч таҗлы лилия чәчәге.

5 гыйнвар – Халыкара бойскаутлар көне.

Бу хәрәкәт бездәге пионерлар хәрәкәтенә охшаш.

Ләкин Көнбатышта барлыкка килгән Скаутлар хәрәкәте революциягә кадәр Россиядә дә таралган булуын күпләр белмидер дә бәлки. Чөнки соңрак ул хәрәкәт тыела, ә аның урынына сәяси максатлары да булган пионер оешмасы төзелә.  

Скаутлар хәрәкәте 20 гасыр башында Бөекбританиедә барлыкка килә. Аңа генерал-майор Роберт Баден-Пауэлл нигез сала. Әлеге шәхес инглиз-бур сугышы вакытында комендант булып тора. Шул вакытта җирле малайлардан күзәтүчеләр, хәбәр ташучылар буларак отрядлар оештыра ул. Нәтиҗәдә күпкә көчлерәк дошманга каршы өстәмә көчләр килгәнче гарнизонны саклап калуга ирешә.

 Сугыштан кайткач, “Малайлар өчен разведка” дигән китап яза. Төрле шартларда ничек итеп кыенлыкларны җиңәргә өйрәтүче ул китап бик тиз арада популярлашып китә. Китап 1908 елда чыга, ә бер ел элек Баден-Пауэлл Скаутлар хәрәкәтен оештыра.

“Скаут” сүзе “разведчик” дигәнне аңлата. Оешкан елда ук  хәрәкәт 60 меңнән артык яшүсмерне үзенә җәлеп итә инде.

1920 елларда скаутлар хәрәкәте 60тан артык илдә була. Россиядә дә, 1924 елда тыелганчыга кадәр, ул 45 меңләп яшүсмерне берләштерә. Аннары ул хәрәкәтне пионерлар хәрәкәте алмаштыра.

«Пионер» атамасын «Рус скауты» җәмгыятенең элеккеге секретаре Иннокентий Жуков тәкъдим итә. Ул француз сүзе, «юл яручы» дигәнне аңлата. Пионерлар «Әзер бул!» дигән өндәүгә «Һәрвакыт әзер!» дип җавап бирергә тиеш була.

Скаут булу ни бирә?

Сәламәт яшәү рәвеше

Командада үзеңне тотарга өйрәнү

Ихтыяр көчеңне ныгыту

Аралашырга өйрәнү

Катлаулы шартларда кирәкле күнекмәләр.

Девиз һаман да бер: “Әзер бул!” Ә хәрәкәтнең төп эмблемасы – өч таҗлы лилия чәчәге. Скаутларның бурычын гәүдәләндерә ул – “Үзеңнең алдыңда, якыннарың алдында, Алла каршында!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подросток лидер безнең тарих