Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

1нче апрельне төрле илләрдә ничек бәйрәм итәләр?

Син «апрель балыгымы»?

Англиядә көннең беренче яртысында гына шаяртырга ярый. Төштән соң алдашсаң, уңыш сине ташлап кача, имеш.

Шотландиядә 1нче апрельне «Күке көне» дип атыйлар. «Күке көне»н ике тәүлек буе бәйрәм итәләр.

Ә менә Германиядә 1нче апрель хәерсез көн санала. 1нче апрельдә эш башламыйлар. 1нче апрель көнне

Португалиядә була калсагыз, өстегезгә он сибеп китүләренә аптырамагыз, яме. Көлке көнендә гадәти күренеш бу аларда.

Франциядә 1нче апрель көнне алданган беркатлыларны «Апрель балыгы» дип үчеклиләр икән. Яшь апрель балыгы кармакка тиз эләгә, янәсе. Французлар бер-берсенең аркасына сиздерми генә кәгазь балык беркетеп шаярталар бу көнне.

Ә Һиндстанда яшәүчеләр Көлке көнен 31нче мартта үткәрә икән. Шаярталар, алдалыйлар, төрле тәмләткечләр, буяулар сибешәләр, ут аша сикерәләр... Яз килүенә куанып мәш киләләр, кыскасы.

Борынгы руслар 1нче апрель көнне Өй иясе кышкы йокысыннан уяна, дип ышанганнар. Аны шаяра-көлә, күңел ачып каршылаганнар. Мәзәк киемнәр киеп, күңел ачып, бер-берсен алдап йөргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев