Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Россияне элек ничек атаганнар?

12 июньдә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.

Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.

Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

Заманнар үзгәрү белән, илебез атамалары да үзгәргән:


IX – XIII гасырлар – Борынгы рус дәүләте;
XII – XVI гасырлар – Идел Русе (Новгород республикасы, Владимир кенәзлеге, Бөек Литва кенәзлеге, Мәскәү кенәзлеге);
1547 – 1721 – Рус ханлыгы;
1721 – 1917 – Россия империясе;
1917 ел – Россия республикасы;
1917 – 1922 – Россия совет федератив социалистик республикасы (РСФСР);
1922 – 1991 – СССР;
1991 елдан башлап – Россия Федерациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев