Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Россия анимациясе көне

8нче апрельдә безнең илдә анимация көнен билгеләп үтәләр.

Бу көн мультфильм сөючеләрне һәм мультфильмнарны тудыручы кешеләрне берләштерә.
Тарих битләренә күз салсак, иң беренче мультфильм 1912 елның 8нче апрелендә дөнья күрә һәм ул бөҗәкләр турында була. Бу мультфильм тамашачылар күңеленә бик хуш килә һәм алар кулга ияләштерелгән бөҗәкләр уйнатыла дип уйлыйлар.
Татарстанда да бу өлкәдә бик уңышлы эшләп киләләр. "Татармультфильм" анимация студиясе үзенең эшен атаклы язучыбыз Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк "шигырен анимацияләүдән башлап җибәрә.

10 ел дәвамында 200 дән артык мультфильм тудырыла. Алар арасында бик күләмле, эчтәлекле, татар халкының матур гореф-гадәтләрен тасвирлаучы, 28 серияле "Сабантуй "исемле мультфильм аеруча игътибарга лаек.

Бу студия дөнья күләмендә үткәрелә торган фестивальләрдә күп кенә мультфильмнары өчен уңай бәяләнә, җиңүләр яулый.
Мультфильмнар балаларны тормышны, табигатьне сөяргә, җирдә яманлык белән яхшылык яшәвен аңларга, хакыйкатьне аера белергә, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтә, шифалы тәрбия орлыкларын күңелләргә сала.
Гүзәл Госманова, Чаллы үзәк китапханәсе.

Фото Татармультфильм сайтыннан

Әле тагын Халыкара анимация көне дә бар. Аның турында әлеге язмадан укыгыз - 28нче октябрь – Халыкара анимация көне

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев