Реклама
7нче ноябрь – Россиядә Пейнтбол көне
Пейнтбол («буяулы шар» дип тәрҗемә ителә) – махсус мылтыклар (маркерлар) кулланып, буяулы шарлар белән ата торган команда уены. Тур барышында каршы команда уенчыларын буяулы шар тидереп уеннан чыгару максат итеп куела. Көндәшләрен беренче чыгарып бетергән команда җиңүче итеп табыла.
1992 елның 7 ноябрендә Россиядә беренче тапкыр пейнтбол уены уза. Чараны үткәрергә Америка бизнесмены Тьерри Аттридж булыша. Безнең илгә иң беренче маркерларны һәм буяулы шарларны ул җитәкләгән фирма кертә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз