Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

«Ори» – бөгү, ә «Ками» нәрсә?

Һәр елның 11нче ноябрендә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. 

11нче ноябрьдә 11 сәгатьтә

Бу датаны очраклы рәвештә генә сайлап алмаганнар. Ул бик тә әһәмиятле тарихи вакыйга белән бәйле – 1918 елның 11нче ноябрендә Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана, 11 сәгатьтә соңгы залп бирелә.

Бу тыныч тормышның беренче көне була, оригами рәвешендә эшләнгән кәгазь торна әлеге көннең символы дип санала. Шулай ук бу датадагы дүрт 1ле  дә квадратның дүрт ягын символлаштыра,  ә оригамины гадәттә квадрат кәгазьдән ясыйлар.

Оригами көне Япониядә барлыкка килә, аннан соң башка илләргә дә тарала.

«Ори» – бөгү, ә «Ками» нәрсә?

Инде 794-1185 елларда ук оригами япон тантаналарында зур роль уйнаган. Кәгазь кыйммәт булганга,  аның белән югары катлау кешеләре генә шөгыльләнә алган.

Классик оригами кайчысыз гына квадрат кәгазьдән җыела.

Оригами сүзе «ори» – бөгү, «ками» – кәгазь дигән япон сүзләреннән барлыкка килгән.

200 мең торна

1995 елның 15 декабрендә Япониядә Хиросимадагы атом бомбардировкасы корбаннарын искә төшерү чарасы була. Монда  200 мең кәгазь торна ясаганнар. Аларның барысы да үзенчәлекле итеп бизәлгән һәм һәрберсенә тынычлык теләкләре язылган булган.

Рекордлар китабында

1985 елның 21нче маенда Америкада яшәүче Тони Фелчем кәгазь самолет ясап очыртып җибәрә. Очкыч 58 метр 80 сантиметр ара уза. Бу вакыйга рекордлар китабына кертелә.

Оригами буенча иң күп рекордлар, әлбәттә,  Япониядә куела.

1995 елның 30нчы октябрендә Маебаши шәһәрендә яклары 33 метрлы квадрат кәгазьдән торна ясаганнар.

1993 елда студентлар яклары 8 метр булган квадрат кәгазьдән панда фигурасы ясаганнар. Бу оригами рәвешендә ясалган иң зур җәнлек фигурасы булып тора. Аның биеклеге 3 метрны тәшкил иткән.

Иң кечкенә оригами-торнаны Япония университеты докторы Ватанабе ясаган. Ул  моның өчен яклары нибары 1 мм булган квадрат кәгазь файдаланган. Аны ул микроскоптан карап энә ярдәмендә бөккән.

2700 тапкыр

Иң күп оригами үрнәкләрен уйлап табучы – Акира Йошизава. Ул 50 мең фигура уйлап чыгарган.

Петр Будаи иң яшь оригами ясаучы – уйлап табучы. 12 яшендә оригами ясау буенча ул 2 китап чыгарган.

«Диңгез керпесе» дигән фигура иң кыен ясалышлы дип санала. Аны ясар өчен кәгазьне 2700 тапкыр бөгәргә кирәк. Бу эшне норвегияле Ганс Бикерланд башкарып чыккан.

Бергәләп ясыйк

Оригами көнендә бер оригами булса да ясарга өйрәнергә кирәк инде. Бүген без сезгә традицион япон торнасы фигурасын ясау ысулын тәкъдим итәбез.

1. Квадрат кәгазьне өчпочмак ясап урталай бөклибез.

2. Аннан капма каршы ягына да шул рәвешле бөгәбез.

3. Квадратны урталай бөклибез.

4. Кәгазьне борып тагын урталай бөгәбез.

5. Эзләр буенча шушылай итеп бөгеп кечкенә квадрат ясап куябыз.

6. Һәр якны уртага таба бөгәбез.

7. Фигураны борып, икенче яктан да шундый ук гамәлләр башкарабыз.

8. Өстә өчпочмак фигурасы хасил булды. Аны аска таба бөгәбез, яхшылап сыпырып куябыз. Кире күтәрәбез.

9. Ә хәзер кесәне ачабыз.

10. Менә шундый озынча ромб килеп чыгарлык итеп бөклибез.

11. Икенче яктан да шундый ук гамәлләр башкарабыз.

13. Кырыйларын уртага таба бөгәбез. Бу эшне шулай ук һәрьяклап башкарырга кирәк.

14. «Тәпиләр» килеп чыкты. Хәзер алар «койрык» белән «баш»ка әйләнәчәк.

15. Тәпиләрнең һәрберсен бөгеп кырыйдан өскә күтәреп куябыз. Баш ясар өчен, очын бераз урын калдырып аска каратып бөгеп куябыз.

16. Торнабыз әзер. Койрыгыннан тартсаң, ул канатларын да кагачак әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик кызык