Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабайның адресын беләсезме?

4нче декабрь – Кыш бабайга хатлар язу көне

Ел саен нәкъ менә 4нче декабрь көнне бөтен дөньяда Кыш бабайга хат илтүче почта бүлекләре эшли башлый. Мондый хатлар өчен махсус тартмалар куела. Алар, һичшиксез, адресатына барып җитәргә, югалмаска тиеш! Россиядә генә дә ел саен 500 мең кулдан язылган һәм шулкадәр үк электрон хатлар китә Кыш бабакайга.

Бөек Устюгка – Кыш бабайның резиденциясенә җирнең кайсы гына почмагыннан хатлар килми! Балалардан гына дип уйласагыз, ялгышасыз! Могҗизага олылар да ышана ул.

Тарихы

4нче декабрь датасы юкка гына сайланмаган. Декабрь башында ук төрле илләрдә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана һәм күпләр якыннарын нинди бүләк белән сөендерү турында да уйлый башлый.

Агачлар гирляндалар белән бизәлә, өйләрдә чыршылар куела, теләкләр теләнә. Традиция буенча, бу көнне әти-әниләр балалары белән бергә  бик креатив хат язарга тырыша. Бу хатка тылсымчы игътибар бирми калалмаска тиеш! Бала әле яза белми икән, әти-әниләре Яңа ел бүләген аңа рәсем итеп ясарга булыша. Тик иң мөһим шарт – бу баланың үз хыялы булырга тиеш.

Кыш бабайның адресын беләсезме?

Россия кыш бабаена хатны 162390, Россия, Вологодская область, город Великий Устюг, дом Деда Мороза адресы буенча язарга мөмкин. Аның үз сайты да бар - www.pochta-dm.ru

Татарстан Кыш бабае исә Арча районы Яңа Кырлай авылында яши. Адресы - 422035, Татарстан, Арский район, с. Яна Кырлай. Получатель: Кыш Бабай и Кар Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай хат могҗиза