Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

КВНның туган көне

8нче но­ябрь – КВН («Ша­ян­нар һәм тап­кыр­лар клу­бы») кө­не

Бе­рен­че тап­кыр уен, те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру бу­ла­рак, 1961 ел­да чы­га. 1964 ел­дан бир­ле аны Алек­сандр Мас­ля­ков алып ба­ра. Тап­шы­ру зур по­пу­ляр­лык яу­лый, «КВН хә­рә­кә­те» баш­ла­на. Уни­вер­си­тет­лар­да, мәк­тәп­ләр­дә, җәй­ге ла­герь­лар­да һ.б. урын­нар­да үз КВН уен­на­ры үт­кә­ре­лә баш­лый.

Та­тар КВ­Ны­ның да үз Мас­ля­ко­вы бар. Ра­мил Аг­де­ев ул. КВН­ның Та­тар ли­га­сын­да хә­зер сту­дент­лар уй­на­са да, баш­та ул мәк­тәп уку­чы­ла­ры КВ­Ны бу­лып ое­ша. Бү­ген Та­тар ли­га­сын­да сту­дент­лар, ур­та һәм һө­нә­ри уку йорт­ла­рын тә­мам­ла­ган егет-кыз­лар уй­ный.

Сез та­ныш­мы? Без­не­ке­ләр! Бу­а­дан «Ши­кәр­ле ми­шәр­ләр», Әл­мәт­тән «Фән-тә­ти кыз­ла­рейшн», Чал­лы­дан «Та­тар егет­лә­ре», Сар­ман­нан «По­наб­ра­ли», Ма­ма­дыш­тан «Биш бар­мак», Би­ек­тау­дан «Те­кә тау», Ар­ча­дан «Үр­нәк» һәм   Ка­зан­нан «Ә­кә­мәт» һәм «Аг­ро­бой».

Кем тиз­рәк җа­вап та­бар?

Ат ни­гә улак яны­на ба­ра? (улак үзе кил­мә­гән­гә)

Кә­җә җи­де­не ту­тыр­гач ниш­ли? (си­ге­зен­че­гә чы­га)

Ур­ман­га нәр­сә бе­лән ба­ра­лар? (юл бе­лән)

Су кай­да ко­ры бу­ла? (кар­та­да)

Ке­ше үзе­нең нәр­сә­сен кү­тә­рә ал­мый? (кү­лә­гә­сен).

Кай­сы шә­һәр­дә аш пе­ше­реп бу­ла? (Ка­зан­да)

Бер имән­дә өч бо­так, бо­так са­ен өчәр ал­ма. Ни­чә ал­ма бу­ла? (Бер дә юк).

 

Ка­пи­тан­нар бәй­ге­се

Ме­таг­рам­ма­лар

Ур­та­да Т – га­и­лә­дә төп эш­че­без,

Н бе­лән – ул иң ярат­кан бер ке­ше­без,

Кал­ды си­ңа ба­ры­сын да та­ба­сы (әти, әни, әби).

 

У бе­лән мин бер пла­не­та,

И бе­лән ил са­на­лам,

И не А га алыш­тыр­саң

Бер ат кер­теп яба­лар. (уран, Иран, аран).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев