Реклама
21нче март – Халыкара курчак уйнатучы көне.
Курчак театры борынгы заманда ук барлыкка килә. Мисырда Осириска багышланган уеннар күрсәтелә. Уен курчаклары турында «тарих атасы» Геродот та язып калдырган. Грециягә бу тамашалар Һиндстан, Кытай труппалары белән килгән.
Судагы курчак театры – Вьетнам традициясе. Хонгх елгасында ташу вакытларында игенчеләр агач курчаклар белән төрле уеннар күрсәткән. Тамашалар сай сулы бассейнда барган.
Полишинель – француз курчагы: шук, тел бистәсе образындагы курчакны шулай атыйлар. Инглизләрдәге – Панча, руслардагы Петрушкага охшаган ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз