Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Күк йөзендә серләр бар

2нче июль - Дөньякүләм оча торган тәлинкәләр һәм сюрпризлар көне.

Оча торган тәлинкәләргә игътибарны беренчеләрдән булып очучы Кеннет Арнольд юнәлтә: ул 1947 елда һавада тугыз билгесез объект күрә. Бу турыда яңалык бөтен дөнья буйлап тарала. Нәкъ менә әлеге очучы «оча торган тәлинкәләр» гыйбарәсен телгә кертеп җибәрә дә.

Шул ук 1947 елларда Росуэлда чит ил корабы калдыклары табыла. Соңрак аның эксперименталь очу аппараты булуы турында әйтсәләр дә, берничә ай буе халык моңа ышанмый: махсус рәвештә хөкүмәт оча торган тәлинкәләр турындагы дөреслекне яшерә дип саный. СССРда да еш кына «оча торган тәлинкәләр» яңа төр хәрби техника булып чыга.

1967 елда исә Англиядә алты билгесез оча торган аппарат күк йөзендә бер рәткә тезелеп баса. Хөкүмәт рәсми рәвештә галимнәр белән хәрбиләрнең бу объектларны өйрәнү планнарын раслый. Ләкин...бар халыкның игътибарын җәлеп иткән вакыйга мистификация генә булып чыга.

Ә Орсон Уэллс үзенең радиотапшыруында «Дөньялар бәрелеше» фантастик китабын шулкадәр чын итеп укый ки, меңәрләгән америкалылар, чынлап та, аларга чит планетадан һөҗүм итүләренә ышаналар. Массакүләм паника китапның якынча уртасыннан башлана. Кешеләр тиз-тиз әйберләрен җыйнап, китәргә маташалар. Бәхеткә, шок хәлендәге халыкны вакытында тынычландыра алалар.

Ә беренче тапкыр билгесез объектларны 1883 елда Мексика астрономы Бонилла фотога төшергән була.

Күпчелек галимнәр чит планета корабльләре безнең планетага мондый ук ешлыкта килә алмый дип саный. Интернет челтәрләрендәге «оча торган тәлинкәләр» турындагы хәбәрләр барысы да дөрес булса, алар белән күптән бәйләнешкә кергән булырлар иде, янәсе.

Кызыклы фактлар:

* Бөтендөнья НЛО (өйрәнелмәгән оча торган объектлар) көне ел саен 2 июльдә билгеләп үтелә.

 

* 1947 елдан 1969 елга кадәр Америкада 15 мең НЛО турында факт тикшерелгән. Галимнәр бу хәбәрләрнең бары тик 5 процентын гына аңлата алмый, «оча торган тәлинкәләр»нең күпчелеге яшерен очу аппаратларын сынау булып чыга икән. Кайберләре табигый күренешләр белән аңлатыла.

* Чит планетадан килүчеләрне фильмнарда Җирне яулап алучы дошман яки кешеләргә ярдәм итүче акыллы җан ияләре итеп күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев