Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кил, кочаклыйм!

21нче гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне. Бу көн 1986 елда Америкада билгеләп үтелә башлаган. Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга була, ди. Әлбәттә, аның ризалыгы белән.

Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия – кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала икән.

Беренчедән, бик дөрес уйланылган. Кыш көне суыкта җылыныр өчен кочаклашу иң әйбәт чара бит инде ул. Җәйге эсседә Кочаклашу көне билгеләп үтү бик дөрес булмас иде. Шуңа да кышын булуы әйбәт. Шунысы да бар, бу көн Халыкара, димәк, Африкадагыларга челләдә дә кочаклашырга туры килә.

 Кочаклашу – күңел һәм кочак җылыңны бүтәннәр белән бүлешергә теләү бик мәслихәт. Җитмәсә, табиблар һәм психологлар да шулай ди. Кочаклашу хәтта дәвалый да икән. Еш кочаклашканнарның нерв системасы ныгый, иммунитеты һәм гемоглобины югары була, эшкә дәрте-сәләте арта. Шуңа да Америкада табиблар көненә дүрт-биш тапкыр кочаклашырга дигән рецепт та язып бирәләр, ди. Бигрәк тә, балаларга файдалы ул кочаклашу. Һәр әни кеше тәүлегенә баласын кочагына 10 тапкырдан да ким алмаска тиеш. Шул чагында гына бала үзен бәхетле итеп сизә. Ә бу аңа акыл һәм физик яктан үсәргә ярдәм итә. Ярый әле, кочаклашу безне гомер буе озата бара.

Бер көннеке итеп кенә аерып куеп булмый аны. Аннары кочаклашу өчен бернинди чыгым тотасы да, чәчәк-бүләк аласы да юк. Кочагыңны җәеп, елмаеп, теләгән кешеңнең каршына гына барасың да, бар җылыңны аңа бирәсең. “Кил, кочаклыйм әле үзеңне!” – дип рөхсәт сорасаң, тагын да әдәплерәк була.

Бүген, Халыкара кочаклау көнендә якыннарыгызны, күңелегезгә кадерле булган кешеләрегезне чын күңелдән кочаклагыз һәм йөрәгегездә булган җылы хисләрегезне белдерегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев