Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ха­лы­ка­ра ­ту­ган тел ­кө­не

21 фев­раль − Ха­лы­ка­ра ­ту­ган тел ­кө­не

Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел.

1999 ел­ның 17нче но­яб­рен­дә ЮНЕСКО Ха­лы­ка­ра ту­ган тел кө­нен бил­ге­ләү ту­рын­да ка­рар ка­бул итә. Бу олы бәй­рәм ел са­ен үт­кә­ре­лә.

Һәр мил­ләт, һәр ха­лык өчен чын бәй­рәм кө­не ич ул. Дөнь­я­да 6 мең­нән ар­тык тел бар, ди га­лим­нәр. Алар ба­ры­сы да ти­гез хо­кук­лы һәм ма­тур. Әм­ма һәр­кем өчен иң ка­дер­ле­се – бе­рен­че сөй­лә­шә баш­ла­ган ана те­ле.

Без­нең ту­ган те­ле­без – та­тар те­ле. Бик бо­рын­гы, бай һәм ма­тур тел ул. Та­тар те­ле – рус те­ле ке­бек үк, без­нең дәү­ләт те­ле­без дә. Ди­мәк, без аны бе­лер­гә, хөр­мәт итәр­гә, сак­лар­га ти­еш­без.

 

Та­тар те­ле дә­ре­сен­дә            Лә­биб Ле­рон

Да­мир абый әй­теп то­ра,

Ка­бат­лап ба­ра Са­ра:

– Мин ба­рам,

Син ба­ра­сың,

Ул ба­ра...

 

Ки­нәт Са­ра тук­та­ды да

Уң­га, сул­га ка­ра­ды.

– Аң­ла­мый­ча кал­дым, абый,

Ә без кая ба­ра­быз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган тел көне туган тел