Реклама
Халыкара цирк көне һәр елны апрельнең өченче шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул 18нче апрельгә туры килә.
Беренче цирк Борынгы Римда төзелгән. Түгәрәк формада эшләнгән әлеге корылмада ат чабышлары узган, гладиаторлар көч сынашкан. Рим империясе таркалганнан соң, цирк тарихы XVIII гасырга кадәр туктап тора. Чынлап торып цирк тамашасы барлыкка килү Астлей фамилияле аталы-уллы инглизләргә барып тоташа. Алар тәүге чыгышларын Парижда үткәргәннәр: атлар белән кызыклы номерлар, акробатик күнегүләр күрсәткәннәр.
Бүгенге көндә цирк – бик популяр тамаша. Хәтта Дөньякүләм цирк федерациясе бар. Нәкъ шушы оешма 2010 елдан Халыкара цирк көнен үткәрүне гамәлгә кертә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз