Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара Җир-Ана көне

22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә.

Бу чын мәгънәсендә глобаль вакыйга — Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) — безнең уртак  йортыбыз җир планетасының бәйрәме.

Бәйрәм 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә (A/RES/63/278 номерлы резолюция, аның автордашлары 50дән артык БМО әгъзасы булган дәүләт) гамәлгә куелды һәм 2010 елдан башлап, 22 апрельдә билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм Җир һәм аның экосистемаларының безнең йортыбыз булуын раслау, хәзерге һәм киләчәк буыннарның икътисади, социаль һәм экологик ихтыяҗлары Табигать һәм Планета белән гармониядә булсын өчен кирәк.

«Җир-Ана» термины күп кенә илләрдә кабул ителгән, ул планета һәм кеше арасындагы бәйлелекне чагылдыра.

Генераль Ассамблея барлык дәүләтләргә - БМО әгъзаларына бу бәйрәмне билгеләп үтүне тәкъдим итеп, аның күп кенә илләрдә ел саен үткәрелүенә игътибар итә.

Төньяк ярымшарда Җир-Ана көне яз көне, ә көньяк ярымшарда көзен билгеләп үтелә.

Аның төп максаты - җәмәгатьчелек һәм планетадагы һәр кешенең игътибарын җир һәм экология проблемаларына җәлеп итү һәм планетаны саклау бурычларын аңлату.

22нче апрельдә Җир-Ана көнен билгеләп үтү традициясе АКШта 1970 елда туган, 1990 елда бу көн Халыкара акциягә әверелгән. Өстәвенә, ел саен бу көн билгеле бер темага багышлана.

 

Нинди ул, безнең Җир-Ана?
Җир планетасына якынча 4,5 миллиард яшь. Әгәр дә Сез Җир тирәли әйләнеп чыгарга теләсәгез, экватор буенча атлаганда 4010 километрга якын юл үтәргә туры киләчәк.

Өслектән үзәккә кадәр ара 6378 километр. 

Калифорниядәге «Үлем үзәне»  һәм Ливиядәге Эль Азизия дигән урын - җирдәге иң кайнар урыннар. Эль Азия рекорды — Цельсий буенча 57,8 градус (1922 елның 13 сентябре), «Үлем үзәне» рекорды — Цельсий буенча 55,8 градус (1913 елның 10 июле).


Җирдә иң салкын урын - Антарктика. 1983 елның 21 июлендә «Восток» тикшеренү станциясендә Антарктикада Цельсий буенча 189 градус теркәлгән.

Җир минералларга гаять бай - галимнәр якынча 4000 төр минералны ачыклаган, шуларның якынча 200е практик әһәмияткә ия. Ел саен 50-100 төр яңа минерал ачыла.


Җирнең бердәнбер табигый юлдашы - ай. Аны коралланмаган күз белән дә күреп була.

22нче апрельдә үткәрелә торган Җир-Ана көне планетаның барлык почмакларында яшәүче кешеләргә безнең зур уртак йортыбызга рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә.

Ел саен бөтен дөнья галимнәре бу көнне глобаль экологик проблемалар турында фикер алышу өчен түгәрәк өстәл артына җыела. Төрле илләрдә билгеле бер темага багышланган төрле чаралар һәм акцияләр оештырыла. Бу - төрле конференцияләр, күргәзмәләр, зур шәһәрләрнең җанлы урамнарында автомобиль хәрәкәтен ябу, территорияләрне җыештыру һәм агачлар утырту булырга мөмкин.

Россиядә Халыкара Җир-Ана көнендә иҗтимагый оешмалар төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә. Бу көнне барлык теләүчеләр үз ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерә һәм яшелләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев