Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара бәхет көне

20нче март – Халыкара бәхет көне! Шундый көн дә бар икән ул.

Миннесота Университеты галимнәре бәхетнең 50 проценты  геннардан,  10 проценты тормыш шартларыннан (гаилә,эш, уку), ә  40 проценты уйлардан тора дип саный.

Матур уйлар гына уйларга өйрәник, дуслар! Ә бәхетнең төсе – сары төс икән. Эндорфин, дофамин белән серотонин – менә бәхет формуласын төзүче гормоннар. Эндорфиннар кыска вакытка, ә дофамин озын вакытка бәхет фоны булдыра һәм канәгатьлек хисе бирә. Серотонин исә – яхшы кәеф чыганагы.

Иң «бәхетле» илләр рейтингында беренче урынны Дания, аннан соң Швейцария, Исландия, Норвегия һәм Финляндия  алып тора. Бәхетле итеп хис итәр өчен, тиешенчә йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, әйбәт кешеләр белән аралашырга, тирә-юньдәгеләргә булышырга, сәяхәт итәргә, елмаерга куша психологлар. Авыр түгел, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев