Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иң күркәм кошлар

8нче сентябрь – Халыкара торналар көне

Торналар – планетадагы иң күркәм кошлар. Көнчыгыш халыклары әкиятләре буенча, батыр сугышчыларның җаны, имештер, торналарга күчә торган булган. Бүген исә торналар безнең яклауга мохтаҗ – алар Кызыл китапка кертелгән.

Торналарның саны кимүенә беренче тапкыр Америка галимнәре игътибар иткән. Һәм алар торна йомыркаларын башка кошларның ояларына да сала башлаганнар.

Планетада торналарның 15 төре бар, Россиядә шуларның җидесе генә оя кора. Гомумән, дөньяда бу кошларны үрчеткән өч кенә ил бар: Россия, Голландия һәм Америка. Торналар даими парлары булган сирәк кошларның берсе. Дөрес, аларда да сирәк-мирәк аерылышу очраклары була икән.

Торналарның иң кечкенә төре – 90 см, иң зур төре – 170 см тәшкил итә. Читлектә торна 80 яшькә дә җитә ала, ә иректә нибары 20 ел яши. Торна оясының диаметры берничә метрга җитә. Торналар, Антарктида белән Көньяк Америкадан кала, планетаның барлык контингентларында да бар.

Торналар көне 2002 елдан билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев